Барлык яңалыклар
Спорт
10 апрель 2019, 23:33

Баймак кызы Регина – илнең җыелма командасында

Март аенда Анапада 15-16 яшьлек кызлар арасында бокс буенча Русия беренчелеге үтте. Анда Башкортстан җыелма командасы составында Баймак шәһәренең 1 санлы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Регина Нурмөхәмәтова да чыгыш ясады.

Ул катнашкан авырлык категориясендә илнең төрле төбәкләреннән 17 спортчы көч сынашкан. Кызу ярышта Регина дүртенче урынны яулаган. Нәтиҗәдә аны Русия җыелма командасы составына керткәннәр.
Әйтергә кирәк, бу җиңү якташыбыз өчен беренчесе түгел. Моңа кадәр дә ул республика, федераль округ, ил күләмендәге ярышларда катнашып, мактаулы урыннар алуга ирешкән. Әлбәттә, матур җиңүләр артында зур тырышлык, ныклы әзерлек ята. Боксны үз иткән кыз ел әйләнәсе тренировкаларга йөри, һәр ярышка җитди әзерләнә, тренерларның биремнәрен җиренә җиткереп башкара.
Көчле рухлы, максатчан Регинага киләчәктә тормышта һәм спортта тагын да зуррак җиңүләргә ирешүен телик.
Читайте нас: