Барлык яңалыклар
Спорт
29 март 2019, 13:24

Спорт берләштерә

Баймакның “Баһадир” физкультура-савыктыру комплексында инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе!” бәйгесе үтте. Чара районның инвалидлар җәмгыяте алган грант акчаларына оештырылды.

Күңелле ярышта шәһәрнең 15 гаиләсе катнашты. Башта балалар да, ата-аналар да бераз дулкынланды булса кирәк. Әмма уенга кереп киткәч, дулкынланулар да, тормыш мәшәкатьләре дә онытылды. Балалар үзләренең сәләтен, зирәклеген генә күрсәтеп калмады, әти-әниләре өчен дә җан атты. Ярыш чәме, бәйрәм рухы балаларның күңелен күтәрде, уңай эмоцияләр бүләк итте. Ә бу – иң мөһиме. Гомумән, мондый чаралар инвалид балаларга тормышка социаль-психологик яраклашуга ярдәм итә. Чараны оештыручылар һәм волонтерлар исә һәркемгә бәйрәм кәефе бүләк итү өчен зур көч салган иде.
Бу көнне җиңелүчеләр булмады. Иделбаевлар гаиләсе күчмә кубок белән бүләкләнде. Ә калган гаиләләргә “Карандаш” кибете сертификатлары бирелде.
“Балаларыбызның мондый ярышларда катнашуы – алар өчен үзе бер җиңү”, – ди инвалид бала тәрбияләүчеләр.
Читайте нас: