Барлык яңалыклар
Спорт
26 март 2019, 13:07

Яр буенда балыкчы

Төяләс елгасы буе 23 мартта сабантуй мәйданын хәтерләтте: биредә кышын балык тоту буенча ярыш үтте.Башта бәкеләр чокылды. Аннары инде балыкчылар өчен иң мавыктыргыч шөгыль – балык тоту башланды.

Төяләс елгасы буе 23 мартта сабантуй мәйданын хәтерләтте: биредә кышын балык тоту буенча ярыш үтте.
Башта бәкеләр чокылды. Аннары инде балыкчылар өчен иң мавыктыргыч шөгыль – балык тоту башланды. Бәйгедә Сибай, Магнитогорск, Урал аръягы районнарыннан 52 кеше катнашты. Кайсыберләр өчен бу беренче ярыш булса, икенчеләре инде – тәҗрибәле бәйгечеләр. Шуларның берсе – Сибайның “Водоканал” оешмасыннан балта остасы Илшат Ишкуватов. Ул ярышларда даими катнаша, 2016 елда беренче урын яулаган. Әле дә ул балык тотудан канәгать. “Балык тотуда минем өчен иң мөһиме – кармакка балык эләккәнен көтеп утыру, – ди ул. – Тоткан балыкны кире суга җибәргәнем дә бар, танышларга да бирәм”.
Бәйгечеләр арасында туган көнен билгеләүче дә бар иде. Николай Анастасиев 36 яшен кулында кармак белән каршы алды. “Балык тоту – табигать белән аралашу бит ул”, – ди Николай.
Тәҗрибәле балыкчылар янында малайлар да урала. Александр Рычин оныгы Егор белән килгән. Тотылган иң зур балык турында сүз чыккач, 14 яшьлек Егор кулларын җәеп: “Менәәәә шундый чуртан иде!” – дип җаваплады.
Балык тоту өчен бирелгән 3 сәгать үтеп китүгә жюри тотылган балыкларны үлчи башлады. Нәтиҗәдә шәхси беренчелектә җиңүче дип Темәс авылыннан Рәфис Салихов билгеләнде. Ул тоткан балыкларның гомум авырлыгы 4 кг 950 гр иде. Командалар арасында беренче урынга Магнитогорскидан килгән балыкчылар чыкты. Алар тоткан балыкларның гомум авырлыгы – 6 кг 342 гр.
Ярышның төп хөкемдары, кышын балык тоту буенча Башкортстанның бронза призеры Виктор Тюрин әйтүенчә, ярышта катнашучылар бүләкләр һәм балык тотудан гына түгел, ә табигатьтә аралашудан да канәгать калды.
Читайте нас: