Барлык яңалыклар
Спорт
25 март 2019, 12:32

Җайдаклар “Акбузат”та очрашты

Уфадагы “Акбузат” ипподромында “Терра Башкортостан” ат-спорт турниры үтте. Республика районнары арасында үткән ат ярышы Башкортстанның 100 еллыгына багышланды.

Уфадагы “Акбузат” ипподромында “Терра Башкортостан” ат-спорт турниры үтте. Республика районнары арасында үткән ат ярышы Башкортстанның 100 еллыгына багышланды.
Турнирның беренче этабында Әлшәй, Дуван, Әбҗәлил һәм Баймак районнарыннан җайдаклар катнашты. Һәркем үз атын ярышка җитди әзерләгән иде. Бәйге кызу барды. Нәтиҗәләр буенча иң яхшылар ачыкланды. Алар соңыннан үзләренә таныш булмаган атларда сынау тотты.
Турнирның беренче этабыннан соң иң шәп жокей билгеләнде. Ул – Дуван районыннан Илдар Нургалиев. Ә Дуван һәм Әлшәй районнары җайдаклары 11 октябрьдә Башкортстан башлыгы призына финалда катнашачак.
Читайте нас: