Барлык яңалыклар
Спорт
21 март 2019, 18:42

Яшьләр сәламәт тормыш яклы

Красноярскида Кышкы яшьләр уеннары – Универсиада тәмамланды.

Русия җыелмасы 41 – алтын, 39 – көмеш, 32 бронза медаль яулап, команда беренчелегендә беренче баскычка күтәрелде. Икенче урында – Көньяк Корея, өченчедә – Япония җыелма командасы. Дөньякүләм спорт чарасында 58 илдән 3000 спортчы катнашты. Уеннарда 60 илнең телеканаллары тапшырулар алып барды.
Исегездә булса, 2013 елда Казанда җәйге универсиада үтте. Аны югары дәрәҗәдә оештыру Татарстан башкаласының данын дөнья күләменә күтәргән иде. Инде Красноярскидагы Универсиаданы иң яхшы спорт бәйгесе булды дип бәялиләр. Алты ел дәвамында зур спорт бәйрәмен әзерләү ил җитәкчелеге игътибарыннан төшмәде. Нәтиҗәдә, дистәләгән яңа спорт мәйданнары төзелде. Хәзер инде алар барлык Красноярск халкын хезмәтләндерәчәк. Зур спорт чараларыннан соң балалар һәм үсмерләрнең спорт белән ныклап шөгыльләнә башлаулары расланган мисал. Болар яшьләребезне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүнең иң беренче һәм мөһим адымнары. Заманча спорт залларында кемнең
шөгыльләнәсе килмәсен инде.
Дөньякүләм яшьләр спорт бәйгесенең төп максаты– иң көчле яшь спортчыларны ачыклау. Чөнки нәкъ яшьләр спортыннан булачак дөнья һәм Олимпия чемпионнары үсеп чыга бит.
Универсиаданы ачу тантанасында Владимир Путин, ә йомгаклау тантанасында Дмитрий Медведев катнашты.
– Алты ел әзерлек Красноярск краеның үсешенә зур йогынты ясады. Спорт комплекслары белән беррәттән зур шәһәрнең бар инфраструктурасы яхшырды. Универсиада тәмамлану белән алар барлык халык өчен эшли башлая-
чак. Заманча спорт мәйданнары буш тормас, балалар һәм үсмерләр спорты зур этәргеч алыр дигән ышанычтамын. Спортчылар яшәү өчен төзелгән объектлар студентларга тулай торак итеп биреләчәк. Балалар һәм яшьләр спортына финанс ярдәмне тагы да арттырачакбыз. Сәламәт халкы булган ил генә көчле була ала, – дип чыгыш ясады Хөкүмәт рәисе.
Бәйгеләрдә Русия чаңгычыларының киләчәге бик өметле икәнен күрә алдык. Алар чаңгы узышларында каралган 33 медальнең 23 ен яулауга ирештеләр. Башкортстан спортчылары да җиңүләргә зур өлеш керттеләр һәм, иң мөһиме, дөньякүләм бәйгеләрдә тәҗрибә туплап танылу алдылар. Руслан Катманов фристайл спорт төре буенча – бронза, ә Кристина Спиридонова көмеш медаль яулады. Русия хатын-кызлар хоккей җыелмасында чыгыш ясаган Анна Шибанова һәм Мария Баталова алтын медаль яуладылар.
Биатлон буенча Эдурад Латыйпов 1 – алтын, 1 – көмеш, 1 – бронза медаль алып куандырды.
Дөньякүләм танылу ала баручы спортчыбыз белән якыннанрак таныштырып үтәбез.
Эдуард Ратмил улы Латыйпов.
– Туган көне: 1994 елның 21 марты.
– Буе : 176 см.
– Авырлыгы: 71 кг, Халыкара спорт мастеры.
Аның спорт уңышлары чаңгыда узышуда башлана. Беренче тренеры – Марат Шәвәлиев, биатлонда Валерий Мишингин, бүгенгесе көндә Виктор Никитин кул астында шөгыльләнә.
Уңышлары.
Русия буенча: Үсмерләр арасында күптапкырлар Русия чемпионаты җиңүчесе һәм призеры.
– Яшьләр арасында җәйге биатлон буенча ил чемпионы -2013 ел.
– Өлкәннәр арасында җәйге биатлон буенча ил чемпионы -2016 ел.
– Өлкәннәр арасында җәйге биатлон буенча көмеш медаль-2017 ел.
Халыкара бәйгеләр:
– Яшьләр Европа беренчелегендә көмеш медаль -2014 ел
– Яшьләр дөнья чемпионатында 2 алтын медаль -2015 ел.
– Халыкара хәрбиләр спорт уеннары җиңүчесе һәм призеры.
– Универсиадада 1 алтын, 1 көмеш, 1 бронза медаль яулады.
– 2019.
– Дөнья чемпионатында катнашу өчен Русия җыелма командасына чакырылды – март 2019 ел.
Эдуард белән бөтендөньяга билгеле чемпион якташларыбыз Максим Чудов һәм Антон Бабиковны тәрбияләгән күренекле тренер Виктор Никитин күнекмәләр үткәрә. Дөнья чемпионатында да уңышлар телибез.
Читайте нас: