Шушы көннәрдә Миякә районының Җилдәр авылында Республика җыелма командасы тренеры, Уфадагы спорт мәктәбе директоры, СССРның спорт мастеры Хәниф Галишин призына XXI турнир узды. Танылган якташлары булу балаларны чаңгы спорт төренә аеруча тартып тора. Инде утыз ел буена Җилдәр мәктәбендә физкультура укытучысы булып хезмәт салган Фәһим Хәлитовның да өлеше зур монда.
Турнирны ачу тантанасына район хакимияте һәм авыл биләмәсе җитәкчеләре, кунаклар, спортны якын итүчеләр килгән иде. Әлбәттә, төп чыгышны Хәниф Галишин үзе ясады.
– Безнең ярышлар инде гадәти күренешкә әйләнде. Алар авыл җирлегендә чаңгы спортын үстерү, иң көчле чаңгычыларны ачыклау, бу спорт төренә кызыксынуларын арттыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында үткәрелә. Быел 21 нче турнирны үткәрергә җыелдык. Барыгызга да уңышлар телим, – диде билгеле спортчы.
– Уңышлар, әлбәттә, көчлеләргә килә. Судья Фәһим Хәлитов яшь аермасы буенча кемнең кайчан чыгыш ясаячагын игълан иткәч, Әлшәй, Стәрлебаш һәм Миякә районы командалары старт алды. Иң башта 2007 нче елгы яшь спортчылар чаңгыга басты. Малайлар арасында Фидан Шәмсетдинов (Миякә), Инсаф Вәлишин һәм Илназ Шәймәрданов (Җилдәр) җиңеп чыкты. Кызлар арасында финишка иң беренче булып Яңа Карамлы кызы Валерия Рябова килеп җитте. Миякәдән Камилә Ахунова – икенче, Яңа Карамалы кызы Наталья Ефремова өченче урынны яулады. 2005-2006 нчы елгылар арасында Данис Корбанов (Стәрлебаш), Вәсил Вәлишин (Җилдәр), Тимур Латыйпов (Миякә), кызлардан Ольга Щлячина (Миякә), Алсу Ганиева (Әлшәй), Диана Тарасова (Яңа Карамалы) иң җитезләре булды. 2003-2004 нче елгы спортчылардан Гаяз Бәдретдинов (Җилдәр), Рәмис Мохтаров (Әлшәй), Миша Смирнов (Баязит), кызлардан –Настя Акбашева (Яңа Карамалы), Ирина Харрасова һәм Гөлназ Мөхәммәтҗанова (Әлшәй) җиңүче дип табылдылар. 2001-2002 нче елгы егетләрдән Андрей Кузнецов һәм Илья Яковлев (Яңа Карамалы), Айнур Муллагалиев (Баязит), кызлардан Ильнара Габитова, Земфира Хәсәнова, Назгөл Садыйкова (Җилдәр) җиңү яулады. Команда беренчелегендә Яңа Карамалы командасы беренче баскычка күтәрелеп, кубок белән бүләкләнде. Икенчедә –Җилдәр, өченчедә –Миякә командалары. Бәйгенең иң яшь спортчысы да билгеләнде. Иң яшь ярышчы итеп Нәфисә Вәлишина (8 яшь) билгеләнде. Хәниф Галишин җиңүчеләргә һәм туган мәктәбенә истәлекле бүләкләр тапшырды.