Барлык яңалыклар
Спорт
21 март 2019, 18:40

Антон “Бәллүр кубок” иясе

Белүегезчә, биатлон буенча Европа һәм дөнья чемпионатларыннан тыш, кышкы мизгелдә Европа һәм дөнья кубогы ярышлары да үткәрелә. Кубок ярышлары 9 этаптан тора.

Быелгы мизгелдә якташларыбыз Эдуард Латыйпов һәм Антон Бабиков Европа кубогы этапларында бик яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Эдуард 1 этаптан җиңү яулады, ике этапта – көмеш һәм 1 этапта бронза медаль алуга иреште. Антонның күрсәткечләре тагы да югарырак. 17 мартта кубок ярышлары тәмамланды һәм аның нәтиҗәләре буенча Антон Бабиков спринт ярышларында иң күп җиңүләр яулаучы буларак “Бәллүр Кубок” белән бүләкләнде. Антон 2018 ел сезонында дөнья кубогы ярышларында да җиңүләр яулаган иде. Ул беренче этапта ук алтын, икенче этапта көмеш медаль, бишенче этапта бронза медаль иясе булды. Русия җыелмасы уңышларына керткән өлеше дә зур аның. Яшь, шул ук вакытта тәҗрибәле спортчыбызга алдагы көндә дә уңышлар теләп калабыз.
Әйткәндәй, 17 мартта биатлон буенча дөнья чемпионаты да тәмамланды. Анда Александр Логинов һәм Екатерина Юрлова –Перхт икенче баскычка күтәрелеп, көмеш медаль алдылар. Ир-атларның эстафета командасы бронза медаль яулады. Дөнья кубогы бәйгеләрендә дә шушы ук спортчыларыбыз призлы урыннар алып килделәр. Бүген инде биатлончыларыбыз, кышкы мизгелне озатып, җәйге биатлон ярышларына әзерлек башлады.
Читайте нас: