Барлык яңалыклар
Спорт
19 март 2019, 14:01

Агач сәпит җөгәнлибезме?

Бүгенге заманда агач велосипед очрату терелеп чыккан динозавр күрүгә тиң кебек. Аларны йөз ел чамасы элек агачтан ясаудан туктап, чыдамрак, заманчарак материалдан эшли башлаганнар. Әмма... бүген агач “атлар” янә кулланылышта.

Төп транспорт велосипед булган Замбиядә 2007 елда ук "Zambikes" фирмасы рамнары бамбуктан ясалган уникаль велосипед җитештерә башлаган. Бамбук ярыйсы чыдам һәм тимергә караганда күпкә очсызрак матерал булып чыккан. Өстәвенә, аны катлаулы станокларсыз ясап була.
Ә менә Белорусиядә агач велосипедны каен белән корыч-агачтан (ясень) ясыйлар. Каен сәпит -1016 доллар, корыч-агачтан – 1210 долларга сатыла. Кулдан ясалган “агач атлар” ярыйсы кыйммәт тора. Русиядә агач велосипедларны 5,10, 50, хәтта 100 мең сумга алырга мөмкин.
Читайте нас: