Барлык яңалыклар
Спорт
14 март 2019, 17:03

Ул шәп исемлектә безнекеләр дә бар

Русиянең ике спортчысы Мария Шарапова һәм Әлинә Заһитова ESPN телеканалы (АКШ) версиясе буенча планетаның иң популяр 25 атлеткалары рейтингына кергән.Исемлекнең беренче баскычында – Америка теннисчысы Серена Уильям, аның артыннан икенче урында – Мария Шарапова. Бу кызыбыз карьерасы дәвамында Зур шлем турнирларында биш мәртәбә җиңеп чыккан. Аның активында – хатын-кызлар теннисы ассоциациясе турнирларында 39 җиңү.

Русиянең ике спортчысы Мария Шарапова һәм Әлинә Заһитова ESPN телеканалы (АКШ) версиясе буенча планетаның иң популяр 25 атлеткалары рейтингына кергән.
Исемлекнең беренче баскычында – Америка теннисчысы Серена Уильям, аның артыннан икенче урында – Мария Шарапова. Бу кызыбыз карьерасы дәвамында Зур шлем турнирларында биш мәртәбә җиңеп чыккан. Аның активында – хатын-кызлар теннисы ассоциациясе турнирларында 39 җиңү.
16 яшьлек Әлинә Заһитова бу рейтингта 25нче урынны яулап тора. Милләттәшебез үсмерлектән чыгып, үткән сезонда гына зурлар өчен турнирларда чыгыш ясый башлады. Яшь кенә булуына карамастан, Русия, Европа чемпионатларында, Гран-при финалында һәм “Олимпиада-2018”дә җиңүләр яулады. Булдыра да инде безнең Әлинәбез!
ESPN телеканалы мондый рейтингны дүртенче ел төзи. Төзегәндә 3 факторга игътибар итәләр – бу спортчылар турында мәгълүмат никадәр еш басыла, социаль челтәрләрдә подписчикларының күп булуы һәм спортчылар белән төзелгән реклама контрактлары.
Читайте нас: