Барлык яңалыклар
Спорт
12 март 2019, 12:58

Универсиада тәмамлана

Белүегезчә, 2-12 март көннәрендә Красноярскида Бөтендөнья кышкы универсиада уеннары үтте. Русия җыелмасында Башкортстанның ун спортчысы сайлап алынган иде. Биатлоннан – Эдуард Латыйпов белән Алексей Петров, шорт-тректан – Анастасия Мигунова, сноубордтан –Елизавета Сәлихова, фристайлдан –Руслан Катманов, Александра Герасимова, Кристина Спиридонова, Яна Шакирова һәм хоккейдан –Анна Шибанова белән Мария Баталова.

Белүегезчә, 2-12 март көннәрендә Красноярскида Бөтендөнья кышкы универсиада уеннары үтте. Русия җыелмасында Башкортстанның ун спортчысы сайлап алынган иде. Биатлоннан – Эдуард Латыйпов белән Алексей Петров, шорт-тректан – Анастасия Мигунова, сноубордтан –Елизавета Сәлихова, фристайлдан –Руслан Катманов, Александра Герасимова, Кристина Спиридонова, Яна Шакирова һәм хоккейдан –Анна Шибанова белән Мария Баталова. Якташларыбыз сынатмады гына түгел, хәтта гомум җиңүгә зур өлеш керттеләр. Мәсәлән, биатлон буенча Эдуард Латыйпов 1 алтын, көмеш һәм 1 бронза медаль яулады. Фристайлда Кристина Спиридонова – көмеш, Руслан Катманов бронза медаль алуга ирештеләр. Хоккейчы кызларыбыз да куандырды. Безнең җыелма команда 11 мартта Канада командасын җиңеп, финал уеннарына чыкты. Финал бүген 12 мартта узачак. Уңышлар телибез.
Р.Фәтхи.
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: