Барлык яңалыклар
Спорт
25 февраль 2019, 15:40

Ан спортка кайта

Бүген шорт-трек спорты тарихында иң дәрәҗәле спортчы Виктор Ан янә күнекмәләр башлавы хакында белдерде.

Исегездә булса, Виктор Русия җыелмасы белән Сочида үткәрелгән Олимпия уеннарында өч алтын медаль алуга ирешкән иде. 2018 елда Көньяк Кореяда узган Олимпиададан, бернинди аңлатмаларсыз, спортчыбызны читләштерделәр. Бу гаделсезлектән соң Виктор зур спортны ташлавы хакында белдерде һәм гаиләсе белән Кореяга кайтып китте.
Гомумән, 33 яшен билгеләгән Викторның спорт язмышы бормалы һәм сикәлтәле. Көньяк Корея үзенең шорт-трек һәм бозда тимераякта узышу буенча спортчылары белән берничә дистә ел инде дан тота һәм җиңүләр яулый. 2010 елны травма аркасында Ванкувер Олимпия уеннарына сайланып алынмагач, Анны ил җыелмасыннан төшереп калдыралар. Әмма үҗәт егет бирешергә уйламый. 2011 елны ул Виктор исемен алып Русия гражданы булып китә. Русия җыелмасында чыгыш ясаганда, 2014 елны ул дөнья чемпионатында ике алтын медаль алуга ирешә һәм ил җыелмасының лидерына әйләнә. 2018 елны Көньяк Кореядагы Олимпия уеннарында ул кайчандыр Корея җыелмасыннан гадел читләштерелмәвен исбат итәргә уйлаган була. Һәм ул иң көчле спортчы буларак тагы да җиңүләр яулар иде. Әмма чиновниклар, спортны сәясәткә әйләндереп, Вик-
торны уеннарга кертмиләр. Зур спорттан китсә дә, ул шөгыльләнүен ташламаган икән.
– Мин үзлегемнән шөгыльләнүне дәвам итәм һәм август аенда үтәчәк Русия беренчелегендә катнашырга әзерләнәм. Яхшы күрсәткечләргә ирешә алсам, Русия җыелмасына эләгеп, Пекинда узачак киләсе Олимпия уеннарында катнашырга телим, – дип чыгыш ясады мәртәбәле спортчы. Бу безнең җыелма өчен бик куанычлы хәбәр, әлбәттә. Сочидагы Олимпия уеннарыннан соң шорт-трек буенча ил җыелмасы күрсәткечләре шактый түбән тәгәрәгән иде. Безнең якташыбыз Семен Елистратов кына Русия әләмен төшермичә саклап килергә тырышты. Шушы көннәрдә Италиянең Турин шәһәрендә уздырылган дөнья кубогы этабында безнең катнаш эстафета командасы җиңү яулады. Екатерина Ефременкова, Семен Елистратов, Павел Ситников һәм Евгения Захарова иң яхшы вакыт белән алтын медаль алуга өлгәштеләр. Ир-атлар эстафетасы да Денис Айрапетян, Семен Елистратов, Александр Шульгинов һәм Павел Ситников катнашлыгында безнең җиңү белән тәмамланды.
– Әгәр дә яхшы күрсәткечләргә ирешә алмасам, Русия җыелмасы тренерлар штабында эшләргә теләк бар. Беренче тапкыр чакырганда мин баш тарткан идем, бүген инде Русия спорты киләчәге өчен теләсә нинди вазифада эшләргә дә ризамын,– дип җавап биргән мәртәбәле һәм тәҗрибәле спортчы. Кытай спорт җитәкчелеге дә бик зур акчалар белән аны үзләренә чакырып кызыксындырып тора. Безнең чиновникларның сүлпәнлеге аркасында үкенергә калмаса ярый да инде.
Читайте нас: