Барлык яңалыклар
Спорт
3 апрель 2018, 15:36

Яше, өлкәне катнашты

Чакмагыш районы Калмашбаш авылында ачери-биатлон буенча Русия спорт мастеры Алик Рамазанов истәлегенә традицион V Республика чаңгы ярышлары үтте.

Армиядә хезмәт иткән вакытта фаҗигале рәвештә һәлак булган якташыбыз, 2011-2012 елларда ачери-биатлон буенча БР чемпионаты беренчелегендә һәм Русия күләмендәге бәйгеләрдә күп тапкырлар җиңүче спортчы турында без “Өмет” битләрендә язып чыккан идек инде. Быел аның якты истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары Калмашбашта бишенче тапкыр үтте.

Ярышларда Чакмагыш, Дүртөйле, Бакалы, Аскын, Мишкә, Балтач, Бөре районнары спортчылары, шулай ук районның Калмашбаш, Юмаш, Рәҗәп, Сыерышбаш, Бәшир, Рапат мәктәпләре укучылары катнашты. Ярышлар яшь категорияләре һәм спортсмен-һөнәрмәннәр арасында узды.

Ярышларда катнашкан иң яшь спортчы дип Адик Хәмәтдинов, ә иң өлкән яшьтәге спортчы дип Марат Хафизов танылды.

Бик яшьли фаҗигале һәлак булган, үзенең кыска, ләкин гаять чагу спорт карьерасында мәртәбәле уңышлар яуларга өлгергән егетебез Алик Рамазанов, бүген үзе исән булса, нинди биеклекләргә күтәрелгән булыр иде...

Гөлара Арсланова.
Читайте нас: