Миякә районында спортны бик яраталар. Биредә спортның баскетбол, волейбол, полиатлон, чаңгыда узышу, футбол, мини-футбол һәм хоккей төрләре киң үсеш алган.
– Гомумән, Миякә районы өчен төрле турнирлар үткәрү хас, – диде районның спорт комитеты җитәкчесе Таһир Сабир улы Гомәров.– Һәр авыл биләмәсенең үз турниры бар дип әйтергә була. Район хакимияте башлыгы призына чаңгы ярышлары, Новый Мир авылында волейбол турниры, Җилдәр авылында Хәниф Галишин үз призына чаңгы турниры үткәрә, Илчегул авылында милли көрәш буенча бәйгеләр, Шатмантамак һәм Баязит авылларында армспорт (кул көрәштерү), Качаган авылында хоккей бик үсешкән. Районның хоккей командасы республика күләмендә җиңүләр яулый. Бүген без чаңгыда узышу буенча Башкортстан җыелма командасы тренеры, СССРның спорт мастеры Хәниф Галишинның ХХ юбилей турнирына җыелдык.
Юбилей турнирына безнең гәзитне дә чакырдылар. Гомумән, “Өмет” гәзите спорт чараларын бик теләп яктырта. Үзебезнең гәзит призына Дүртөйле районында авыл яшьләре арасында волейбол турниры уздырабыз. Агымдагы елның апрель аендагы чираттагы IX турнирын үткәрергә әзерләнәбез. Ун ел рәттән БР Дәүләт Җыелышы депутаты, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов Миякә районы үзәгендә мәктәп укучылары арасында республика футбол турниры үткәрә. Безнең гәзит ел саен әлеге турнирда катнашып, бу күркәм чараны яктыртып бара. Җилдәр авылы мәктәбенең физкультура укытучысы Фәһим Хәлитов чаңгы турнирына чакыргач, бик теләп кабул иттек. Ул әлеге мәктәптә 1989 нчы елдан алып физкультура дәресләре һәм спорт түгәрәкләрен алып бара.
– Бездә авыл яшьләрен спортка җәлеп итү өчен зур гына эшләр башкарыла. Мәктәп баскетбол буенча районда призлы урыннарны алып килә. Кышкы полиатлон, волейбол, чаңгыда узышу буенча да күрсәткечләр бик яхшы. Һәр ел саен көз айларында Җилдәр урта мәктәбенең элекке директоры Рәшит Әнвәр улы Бәширов истәлегенә мини-футбол ярышлары уздырабыз. Бу турнирга да бик күп кенә авыл командалары җыела. Иганәчеләр ярдәме белән хоккей мәйданчыгын әйләндереп алдык. Укучыларыбыз хоккейны да бик ярата. Бүген менә үзебезнең авылның данлыклы чаңгычысы Хәниф Хәмит улының юбилей турнирын үткәрәбез. Авылыбыздан шундый билгеле спортчы чыкканын күргәч, ничек чаңгыда шумасыннар инде балалар, – дип шатлыклары белән уртаклашты укытучы.
Турнирны ачу тантанасына район хакимияте һәм авыл биләмәсе җитәкчеләре, кунаклар, спортны якын итүчеләр килгән иде. Әлбәттә, төп чыгышны Хәниф Галишин үзе ясады.
Туган җире: Миякә районы, Җилдәр авылы
Туган көне: 19 февраль, 1960 ел.
Чаңгы спорты белән мәк-тәпнең кече сыйныфла-рыннан ук шөгыльләнә башлый. 1975 елда Стәрлетамак шәһәрендәге физкультура техникумына укырга керә. Техникумда укыган елларында Республика яшьләре арасында уздырылган чемпионатларда призлы урыннар яулый. СССР спорт мастерына кандидат норматив-ларын үти. Укуын тәмамлагач, шушы ук техникумда чаңгыда узышу секциясен җитәкли, тренер булып эшли башлый. 1982 елда Башкорт дәүләт педагогия институтына тренер итеп эшкә чакы-рыла. Ырынбур дәүләт физкультура университетын тәмамлый. 1983 елда СССР халыклары Спартакиадасында җиңеп, СССР спорт мастеры дәрәҗәсен ала. Шул ук елны чаңгыда узышу буенча Республика җыелма командасының тренеры итеп билгеләнә. Күп еллар әлеге вазифада эшләгәннән соң Уфадагы спорт мәктәбе директоры итеп тәгаенлиләр. Бер үк вакытта Баш-кортстан җыелма командасы тренеры вазифасын башкара. Аның укучылары республика һәм Русия күләмендә җиңүләр яулыйлар, спорт мастеры булып үсешәләр. Араларында халыкара спорт мастерлары да бар.
– Безнең ярышлар инде гадәти күренешкә әйләнде. Алар авыл җирлегендә чаңгы спортын үстерү, иң көчле чаңгычыларны ачыклау, бу спорт төренә кызыксынуларын арттыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында үткәрелә. Быел 20 нче турнирны үткәрергә җыелдык. Барыгызга да уңышлар телим,– диде билгеле спортчыбыз.
Уңышлар, әлбәттә, көчлеләргә килә. Судья Фәһим Хәлитов яшь аермасы буенча кемнең кайчан чыгыш ясаячагын игълан иткәч, турнирга старт бирелде. Иң башта 2006 елгы һәм аннан да яшьрәк кыз балалар 1,5 километрга узышты. Финишка иң беренче булып Яңа Карамалы авылы кызы Валерия Рябова килеп җитте. Әнәч авылыннан Диана Әхмәтҗанова – икенче, Сатый авылы спортчысы Зилә Хәсәнова өченче урынны яулады. Ә 2004-2005 нче елгы малайлар арасында Җилдәр спортчысы Марат Галишин иң җитезе булды. Икенчедә – Стәрлебаш райо-ныннан Игнат Афанасьев, шул ук районнан Илназ Хәбибуллин– призлы урыннарда. 2002 нче елгы малайлар 4500 метр арада көч сынашты. Анда Кыргыз-Миякәдән Ренат Юнысовка җитүче булмады. Икенчедә – Стәрлебаштан Амаль Латыйпов, өченчедә – Кыргыз-Миякә спортчысы Руслан Әхмәтшин.
Хәниф Галишин җиңүчеләргә үзе алып кайткан дипломнар, медальләр, бүләкләр таратты. Команда беренчелегендә Стәрлебаш – өченче, Җилдәр – икенче, Кыргыз-Миякә спортчылары беренче урынны яуладылар һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. “Өмет” гәзите дә буш кул белән бармады. Без “Иң яшь җиңүче” номинациясендә диплом һәм махсус призны Җилдәр авыл спортчысы Инсаф Вәлишинга тапшырдык. Авыл биләмәсе башлыгы Зиннур Идрисов һәм Җилдәр авыл хуҗалагы кооперативы җитәкчесе Ирек Саяхов та җиңүчеләрне котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.
–Бүгенге көндә республикада 127 балалар-үсмерләр спорт мәктәбе эшләп килә. Аларда спортның 68 төре буенча күнекмәләр үткәрелә. Мәктәпләребездә йөзләгән спорт клублары бар. Анда 140 мең бала шөгыльләнә. Шул ук вакытта спорт мәктәпләрендә шөгыльләнү күпләр өчен хыял гына булып кала. Аларның күбесенең түләүлегә әйләнә баруына борчылу белдергән мөрәҗәгатьләр ешайды. Гомумрусия халык фронты бу уңайдан республика буенча тикшерү үткәргән. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренүенчә, һәрбер өченче гаиләнең баласы төрле түгәрәк һәм спорт күнекмәләренә йөри алмый башлаган. Гаиләдә ике-өч бала булган очракта, бу бөтенләй күтәрә алмаслык авыр йөккә әверелә. Бу иң борчыган мәсьәлә булып килә. Чөнки баланы яшьтән тәрбияләргә, сәләтен үстерергә кирәк. Спортта ул бигрәк тә мөһим. Барсы да балалар һәм спорт клубларыннан, мәктәптәге физкуль-тура дәресләрен дөрес оештыра белүдән, шәһәр һәм район үзәкләрендә генә түгел, авыл җирлегендә дә шөгыльләнер өчен уңайлы шатлар тудырудан тора. Зур җиңүләр нәкъ балалар спортыннан башлана бит. Бездә әле профессиональ спортка күбрәк игътибар бирелә. Массакүләм спортны үстерүне дә алгы планга куярга кирәк. Мәсәлән, безнең чаңгы спортына зур чыгымнар, зур спорт сарайлары да кирәкми бит. Белүемчә, илдәге иң билгеле чаңгычыларыбыз авылдан чыккан. Без “Салават Юлаев” хоккей һәм “Уфа” футбол клубы уңыш-ларына куанабыз, алар белән горурланабыз. Әмма зур җиңүләр балалар спортын үстерүдән башлана. Хөкүмәт җитәкчеләре дә бу мәсьәләне аңлыйдыр дип ышанып калабыз. Без үзебез дә активрак булсак икән. Спорт һәм физкультураның үзебезнең сәламәтлек икәнен онытмыйк. Сәламәт тәндә – сәламәт рух.