Барлык яңалыклар
Спорт
12 март 2018, 16:06

Боз патшабикәсе –Алинә

Фигуралы шуу буенча хатын-кызлар арасында 15 яшьлек татар кызы Алинә Заһитова Олимпиадада Русия өчен беренче алтын медальне яулады!

Бу безнең ил өчен көтеп алынган, кадерле, зур җиңү булды. Татар халкы өчен аеруча кадерле, аеруча сөенечле, чөнки илебезне татар кызы танытты бит! Һәр милләт үз балалары белән горурланырга хаклы. Бу җиңү дөнья халыклары алдында татарның данын бөтен планетага таратты. Шушы тыйнак, мөлаем 15 яшьлек татар кызы бар дөнья халкының игътибарын үзенә җәлеп итте дә куйды. Телевизор каршында утырган һәр татар кешесе бу көннәрдә, үзенең газиз баласыдай күреп, Алинә өчен чын күңеленнән сокланып, күңеленнән аңа көч биреп утырды, изге теләкләрен теләде.
Ярыш нәтиҗәләрен «Женяның – күз яшьләре, Алинәнең – җиңүе!» – дип яздылар. «Алинә Заһитова зур җиңүен, үзенең алтын медаль яулавын беренче мәлләрдә балалыгы белән аңлап та җиткермәде кебек», дип тә әйттеләр.
Ә, бәлки, ул тыйнаклык күрсәткәндер. Безнең халык шатлык куанычларын да , борчылуларын да шәрран ачып салмый, ничектер тыйнак кына , салмак кына шатлана белә бит...
Алинә 2007 елда, 5 яшендә, фигуралы шуу белән мавыга башлый. Халыкара спорт мастеры. Спорт карьерасы өчен әти-әнисенә бик рәхмәтле.
Әтисе Илназ Заһитов– “Ижсталь” хоккей командасы тренеры. Әнисе спорт дөньясыннан ерак торса да, гомер буе фигуралы шуу белән шөгыльләнергә хыяллана һәм өлкән кызы Алинәне кечкенәдән фигуралы шуу спорт мәктәбенә йөртә башлый. Аларның кече кызлары Сабина да әлеге спорт мәктәбенә йөри. Кем белә, бәлки аның уңышларын да күрербез әле. Алинә 5 яшьтән 7 яшькәчә әлеге спортны үзенә ошаган шөгыль буларак кына кабул итә. Бу аңлашыла да, чөнки ул яшьтә, күпләр һәр көн саен спорт белән шөгыльләнү түгел, балалар бакчасына да бик теләп йөрми. Инде 7-8 яшьтә, кайбер уңышлары күренә башлагач, Ижау балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә беренче тренеры Наталья Антипина белән күнекмәләр үткәрә. Мәскәүдә узыдырылган бер ярыштан соң ул әлеге спортта дөньякүләм танылу алган тренер Этери Тутберидзе белән таныша.
Әмма билгеле тренер кызның мөмкинлекләрен югары бәяләми һәм аны тренер Анна Царева төркеменә билгели. Бу төркемдә дә каршылыклар очрап кына тора. Кызчык башта егылып кулын сындыра. Кулы төзәлеп озак та үтми, табан сөяге чатнап сына. Озайлы дәвалану һәм савыктыру үзәкләренә йөрүләр һәм яңадан атлап йөрергә өйрәнүләр көтә аны. Тик максатчан һәм үҗәт кызчык бирешми, тагын да күбрәк шөгыльләнә башлый. Алинәнең тырышлыклары бушка китми, Этери Тутберидзе аны үз төркеменә ала. Алинә анда дөнья рекордлары яулаган, дөнья чемпионы Евгения Медведева белән күнекмәләргә йөри башлый. Уңышлар озак көттерми. 2016 елның февраль аенда ул үсмерләр арасында Франциядә, аннары Cловакиядә уздырылган Гран-при бәйгеләрендә бронза медаль алуга ирешә. Март аенда Марсель шәһәрендә беренче баскычка күтәрелеп, тәүге алтын яулый. Шул ук, 2016 елның декабрь аенда Чиләбе шәһәрендә үткәрелгән Русия беренчелегендә, Евгения Медведевадан гына калышып, икенче баскычка күтәрелә. 2018 елның гыйнварында Алинә Заһитова Европа чемпионатында Евгения Медведеваны узып, алтын медаль яулады. Көньяк Кореядагы кышкы Олимпия уеннары аңа тагын да зуррак танылу китерде. Башта ул команда беренчелегендә көмеш, ә 23 февраль көнне шәхси беренчелектә алтын медаль яулады. Дүшәмбе, 26 февраль көнне бертөркем спортчыларыбыз белән Алинә Мәскәүгә кайтты. Бүген милләттәшебез Мәскәү шәһәрендә картинәсе белән бергә яши. Әти-әниләре Ижауда тора. Мәскәүгә Алинәне каршы алырга әтисе Илназ белән 10 яшьлек сеңлесе Сабина да килгән. Картинәсе Нәдирә апа Сафуанова бәйрәм табыны әзерләп көтеп торган.
– “Алинәнең кайтуына токмач басып, тавык, сыер итеннән шулпа куйдым. Ул бала ярышларда бер кашык та аш капмагандыр инде. Ә үзебезнең татар ашы бик кирәк ул организмга. Табынга әллә ни әзерләмәдем. Ят ризыкларны Олимпиадада да күп ашагандыр инде ул. Мин аның бер генә чыгышын да карамыйм. Булдыра алмыйм! Ул бозга чыкканда мин намаз укып, теләк теләп тордым. Ходайдан уңышлы чыгыш ясавын сорадым. Соңыннан әтисе шалтыратып: “Алинә җиңде”! – дип сөйләде.
Әбисе Алинәгә татар халкының гореф-гадәтләрен сеңдереп калырга тырыша. Алар икәү бергә мәчеткә дә йөриләр икән әле.
“Минем өчен иң мөһиме – Алинәнең кешелекле, гадел, киң күңелле булып үсүе”– ди Алинәгә Олимпия чемпионы булырга ярдәм иткән әбисе Нәдирә Сафуанова. Мондый терәк булганда җиңүләр килер әле.
Без өметләнеп калабыз.
Олимпиада чемпионы
Алинә Заһитова алтын медаль яулаган көнне үк Роберт Миңнуллин шигырь язган. Сезгә дә тәкъдим итәбез.
Бу – гүзәллекнең җиңүе,
Матурлык тантанасы.
Бу матурлыкны данларга,
Нинди сүзләр табарга?..
Бу – Актаныш гүзәллеге,
Агыйдел матурлыгы!
Бу бит Агыйдел кызының
Матурлык батырлыгы!
Күмелә Гүзәл кызыбыз
Бар дөнья алкышына!
Ул алкышларга, әлбәттә,
Татарлар да кушыла!
Алинәне мин “Алиһә”
Диеп игълан итәмен!
Бар дөньяга күрсәтте ул
Татарның кем икәнен!..
Бик килә горурланасы!
Бик килә мактанасы!
Бу – татарның зур җиңүе!
Бу – татар тантанасы!
Читайте нас: