Барлык яңалыклар
Спорт
6 март 2018, 12:45

Ышанычны акладылар

Хоккей буенча Русия җыелма командасы Олимпия уеннарының соңгы көнендә, Германия командасын 4:3 исәбе белән җиңеп, алтын медаль яулады.

Ярымфиналда АКШ командасын җиңгән Чехларга эләктек. Бу уенда да егетләребез сынатмады. 3:0 исәбе белән җиңеп, финал уеннарына чыктык. Финал бик авыр булачагын барыбыз да аңлап тордык. Тик бу кадәр авыр буласын башыбызга да китермәгән идек. Уен тәмамланырга 2 минут калганда немецлар 3: 2 исәбе белән алга чыктылар. Өстәвенә безнең бер уенчыбызга 2 минутлык штраф салынды һәм безнекеләр дүртәү генә торып калды. Өченче период тәмамланыр алдыннан баш тренер Олег Знарок капкачыны алып бишенче уенчыны чыгарды. Һәм, әйтергә кирәк, бу бик кыю һәм дөрес адым булды. Уен тәмамланырга 55 секунд калганда Никита Гусев өченче голны кертеп исәпне тигезләде. Өстәмә вакыт– овертаймның – 10 нчы минутында Кирилл Капризов гол кертеп, безне Олимпия чемпионнары ясады.
Олимпия уеннарында 12 очко белән иң мәргән һөҗүмче итеп Никита Гусев билгеләнде. Икенче урында 9 очко белән Кирилл Капризов. Афәрин, егетләр!
Читайте нас: