Барлык яңалыклар
Спорт
6 март 2018, 12:47

Бер адым җитмәде…

Соңгы елларда кызлар хоккей командалары зур күтәрелеш кичерә. Хатын-кызлар командалары бәйгеләре хәзер Европа һәм дөнья чемпионатлары, Олимпия уеннарында да зур кызыксыну уята. Елдан-ел командалар саны арта бара. Безнең республикада да әлеге спорт төренә зур игътибар бирелә. Пхенчхандагы уеннарга Ольга Сосина сайлап алынган иде. Тумышы белән Казан кызы Уфаның “Агыйдел” хоккей клубында чыгыш ясап танылу алды. Ике тапкыр рәттән Универсиада чемпионы исемен яулады.

Гомумән, хатын-кызларның Русия җыелма командасында “Агыйдел” спортчылары төп урынны алып тора. Елның-елында Русия чемпионатында да без алдынгылар рәтендә. Олимпия уеннарында катнашу сәбәпле ил чемпионаты ялга туктаган иде. Әлеге сезонда да командабыз Русия чемпионатында беренче урында бара. Ни кызганыч, күп кызларыбыз, допинг куллануда дәлилсез гаепләнеп, гомерлеккә спорттан читләштерелделәр. Шулай итеп, Русия җыелмасына Башкортстан спорт мәктәбен үтүчеләр арасыннан Ольга үзе генә сайлап алынды. Гомумән, Русия хатын-кызлар хоккей командасын Олимпия уеннарына бөтенләй кертмәскә дигән тәкъдимнәр дә яңгырады. Бәхеткә каршы, бераз көчсезләнеп булса да, командабызны уеннарга үткәрделәр. Күпләрнең мондый зур бәйгеләрдә катнашу тәҗрибәсе булмаса да, кызларыбыз бирешергә уйламады. Безнең команда ярым финал уеннарына кадәр барып җитте. Әмма, бронза медаль өчен дөньяның иң көчле командасы Финляндия җыелмасына җиңелеп, 4 урынны яулады. Олимпия уеннарында бу иң яхшы күрсәткеч булып тора. Киләсе уеннарда медальгә өмет итә алабыз.
Читайте нас: