Барлык яңалыклар
Спорт
6 март 2018, 12:47

Алтыннан башланган ел…

Кышкы Олимпия уеннарында фигуралы шууда берничә алтын медаль алырбыз дип өмет иткән идек.

Чөнки Сочида узган уеннарда нәкъ алар иң күп медальне яулаган иде. Кызганычка каршы, ир-егетләребез дә, парлы шуучыларыбыз да уңышсыз чыгыш ясадылар. Аның каравы, шәхси беренчелектә дә, команда бәйгесендә дә кызларыбыз дөнья рекордларын яңартып күңелләргә ямь өстәделәр. Ике тапкыр дөнья чемпионы 15 яшьлек Алина Заһитова да, Евгения Медведева да катлаулы программалары һәм соклангыч шуулары белән спорт сөючеләрне әсир иттеләр. Нәтиҗәдә Алина Заһитова алтын, ә Евгения Медведева көмеш медаль яулады. Ел башында үткәрелгән Европа беренчелегендә дә Алина алтын медаль алуга ирешкән иде.
Алда дөнья чемпионаты көтә. Алтыннан башланган ел шулай дәвам итә күрсен дип телибез.
Читайте нас: