Социаль мохит
3 Октября , 04:17

Кияүгә чыккач, паспорт алыштырганда дәүләт пошлинасын бетерергә тәкъдим иттеләр

Русиядә беренче тапкыр никахка кергәннән соң, фамилиясен алыштырган очракта паспорт алыштыру өчен дәүләт пошлинасын бетерергә тәкъдим иттеләр. Мондый инициатива белән Дәүләт Думасының Гаиләне яклау комитеты рәисе Нина Останина чыгыш ясады.  

title
Кияүгә чыккач, паспорт алыштырганда дәүләт пошлинасын бетерергә тәкъдим иттеләрКияүгә чыккач, паспорт алыштырганда дәүләт пошлинасын бетерергә тәкъдим иттеләр
Кияүгә чыккач, паспорт алыштырганда дәүләт пошлинасын бетерергә тәкъдим иттеләр

Закон проекты гражданнарны фамилия алыштыру сәбәпле паспортны алыштырганда 300 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләүдән азат итүне күздә тота. Документ РФ Хөкүмәтенә бәяләмә алу өчен җибәрелгән.

Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, никах теркәлү фактын һәм датасын Эчке эшләр министрлыгы куллана алган Бердәм дәүләт ЗАГС реестрыннан алынган мәгълүматлар ярдәмендә расларга мөмкин булачак.

Фото: «Башинформ». 

Кияүгә чыккач, паспорт алыштырганда дәүләт пошлинасын бетерергә тәкъдим иттеләр
Кияүгә чыккач, паспорт алыштырганда дәүләт пошлинасын бетерергә тәкъдим иттеләр
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас