

Хәзер алар тулай торакларда аерым бүлмә алуга дәгъва итә алачак.
Бу хакта депутат Валерий Селезнев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, агымдагы елның 1нче сентябреннән алып югары уку йортлары студент гаиләләре өчен аерым бүлмәләр бүлеп бирергә, рәсми сайтларында андый бүлмәләр саны турында мәгълүмат урнаштырырга һәм гаиләле студентларның гаризаларын аерым комиссиядә карарга тиеш булачак.
Закон нигезендә, студент гаиләсе дип ир белән хатынның икесе дә 35 яшькә кадәрге һәм урта махсус яки югары уку йортында белем алучы гаилә санала. Моннан тыш, бу категориягә ялгыз ана яки ялгыз ата булган студентлар, шулай ук 35 яшькә кадәрге уллыкка алучы студентлар да керә.
Фото: peterburg2.ru.