Социаль мохит
11 Июня , 05:53

“Алар өчен төп дару – үз кирәклеген тою”

“Игелек чишмәсе” үзәгендә өлкәннәргә һәм инвалидларга тормыш киртәләрен җиңәргә ярдәм итәләр.

Розалия Рахмангулованың шәхси архивыннан.Розалия Рахмангулованың шәхси архивыннан.
Фото:Розалия Рахмангулованың шәхси архивыннан.

Агымдагы атнада башында – 8 июньдә – Социаль хезмәткәрләр көне билгеләнде. Авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итүче белгечләрнең хезмәтенә мохтаҗ булучылар һәрвакытта да булачак. Бәхеткә, аларга кул сузучы олы йөрәкле кешеләр тагын да күбрәк.

Гафури районында “Игелек чишмәсе” дип исемләнгән халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге – коммерцияле булмаган автоном оешмасы эшли. Монда өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга тормышка яраклашырга ярдәм итәләр.

– Кешеләрнең безгә нинди хәлдә килеп эләгүен күреп, аларга яшь һәм сәламәтлек торышы белән бәйле киртәләрне җиңәргә ярдәм итәргә омтылабыз. Аларның тормышы бераз булса да яктырак һәм сәламәтрәк булсын дип тырышабыз, – диде үзәк директоры Розалия Фәрит кызы Рахмангулова.

Әлбәттә, моның өчен мөмкинлекләр булу кирәк. Ә бүгенге көндә һәр мәсьәлә акчага барып тоташа. Шуңа үзәк белгечләре төрле бәйгеләрдә катнашырга тырыша. Былтыр алар Президент грантлары фонды конкурсына “Яшәү шәп!” (“Жить здорово”) дигән проектны юллаган. Һәм бәхет елмайган – 1 499 552 сум күләмендә грант отканнар. Проект 42 тәрбияләнүче өчен каралган махсус тернәкләндерү чаралары комплексын үз эченә ала. Бу чараларны “Игелек чишмәсе” үзәгенең Татар Саскүлендәге “Мәрхәмәтле йорт” пансионатында һәм Табын авылында шәфкатьлелек бүлегендә үткәрәләр.

– Максатыбыз – өлкән яшьтәге һәм инвалид гражданнар өчен реабилитация чаралары үткәреп, аларның гомерен һәм үзләрен үзаллы хезмәтләндерү мөмкинлеген озайту, – ди социаль хезмәткәрләр.

Белгечләр әйтүенчә, авырлыклар аша үткән кешегә бүген башкалар өчен файдалы булу, үз кирәклеген тою мөһим. Шуңа биредә барысын да бакча эшләренә җәлеп итәләр. Тәрбияләнүчеләр һәр орлыкны җиргә сак кына утырта, су сибеп, кадерләп үстерәләр. Өлкәннәргә һәм инвалидларга уңайлы булсын өчен, түтәлләр махсус биек әрҗәләргә эшләнгән.

– Бу сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аеруча уңайлы. Аларга түбән иелергә кирәкми, инвалид креслосында утырган килеш үрелсәләр дә буйлары җитә, – ди директор урынбасары Светлана Зюлькина.

Бакча үстерү тәрбияләнүчеләргә табигать белән аралашу шатлыгы да бүләк итә. Биредә агрохезмәт иҗади эшләр белән үрелеп бара. Әйтик, атна саен рәсем төшерү, ябыштыру, бәйләү буенча иҗади дәресләр үткәрелә. Психолог белән сессияләр, дәвалау физкультурасы, фитотерапия, массаж, логопед күнегүләре, аз хәрәкәтләнүчеләр өчен саф һавада чатыр астындагы махсус җәйге лагерь карала.

Болар өчен, билгели ки, шартлар булу мөһим. Грант акчасы шундый кирәкле корылмалар сатып алуга тотыныла. Проект кысаларында һәр бүлекчәгә теплицалар сатып алынган, ә аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен биек түтәлләр әзерләнгән. Шулай ук инсульт кичергән һәм баш мие эшчәнлеге бозылган авырулар өчен махсуслаштырылган тренажерлар алганнар.

Әйткәндәй, тәрбияләнүчеләр үзләре ярдәмгә мохтаҗ булуга карамастан, алгы сызыкта булганнар турында да хәстәрлек күрәләр: маскировка челтәрләре үрәләр, азык-төлек әзерлиләр, яшелчәләр тозлыйлар.

– Бүгенге көнгә безнең тәрбияләнүчеләребез 93 маскировка челтәре үрде, үзләре үстергән яшелчәләрдән 100 банка аш җыелмасы әзерләде. Аларның барысын да МХО катнашучыларына тапшырдык, – диде Розалия Фәрит кызы. – Күптән түгел, май ахырында, безнең тәрбияләнүчеләр район Сабантуенда катнаштылар. Ярминкәдә алар әзерләгән ризыклар, киптерелгән дару үләннәре, чәйләр, кул эшләре һәм картиналар урын алды. Җәмәгать тормышында катнашу, үзләрен кирәкле итеп тою – алар өчен төп дару.  

Былтыр 1 августта башланган проект быел июнь азагында тәмамлана, әмма аның кысаларында башкарылган эшләр дәвам итәчәк.

– Күпьеллык хезмәттәшлек, гражданнар файдасына социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда ышаныч һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен Президент грантлары фондына рәхмәтлебез. Изге ниятләрне гамәлгә ашыруда мондый грантлар – зур ярдәм, – диде әңгәмәдәшем.

***

Әйткәндәй, Президент грантлары фонды конкурсына гаризалар бирү активлыгы буенча Башкортстан ил төбәкләре арасында ел саен рейтингның беренче бишлегенә керә.

Бу елны гына алсак та, Президент грантларының 1нче конкурсына 636 гариза бирелгән. Ә 2нче бәйге нәтиҗәсе буенча, Мәскәүдән кала, 1нче урынны алдык. Безнең коммерцияле булмаган оешмалардан барлыгы 641 заявка бирелгән. Чагыштыру өчен: икенче урында – Белгород өлкәсе, алардан 489 гариза бирелгән, өченчедә – Омск өлкәсе, 483 гариза тапшырганнар.

Бу бәйгедә катнашу күрсәткечләребез дә арта бара. Мәсәлән, 2016 елда Президент грантлары фонды конкурсларына 426 гариза җибәрелгән булса, 2024 елда инде бу сан – 1276, 2025 елда 1402 булган.

Хупланган проектлар саны һәм грант ярдәме күләме дә үсә бара. Әгәр 2016 елда, 31 проект җиңүче булып, грант ярдәменең гомум суммасы 62,8 миллион сумлык булса, 2025 елда җиңүчеләр исемлегенә 115 проект керде, грантларның гомум суммасы 172,5 миллионга җитте. 2026 елның 1нче конкурсында 96,8 миллион сумлык 54 заявка расланды. Июньдә 2нче конкурсның җиңүчеләре игълан ителәчәк.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров: “Башкортстанның Президент грантлары фонды конкурсларында беренче урыннарны алуы – ул, барыннан да элек, гамәлгә ашырылган проектларны бәяләү һәм аларның социаль нәтиҗәсе буенча республикага ышаныч күрсәткече. Әлегә кадәр федераль грант конкурсларында үз көчләрен сынап карамаганнарга “Президентскиегранты.рф” сайтын өйрәнергә киңәш итәм. Җәмгыять өчен яхшы һәм файдалы эшләргә акча сорарга оялмагыз – фондлар шуның өчен булдырылган да инде”.
“Игелек чишмәсе” үзәге.
“Игелек чишмәсе” үзәге.
“Игелек чишмәсе” үзәге.
“Игелек чишмәсе” үзәге.
“Игелек чишмәсе” үзәге.
Фото:“Игелек чишмәсе” үзәге.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас