Социаль мохит
9 Июня , 17:03

Башкортстанда балалы гаиләләргә ярдәмнең яңа чаралары эшли

Алар хакында кешеләргә мәгълүматны актив җиткерергә кирәк, дип белдерде төбәк җитәкчесе.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
Фото:https://glavarb.ru

Бүген, 9 июньдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең яңа чаралары турында сүз булды.

Пенсия һәм социаль страховкалау фондының республика бүлеге идарәчесе Фәнил Вахитов әйтүенчә, бездә бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле бердәм пособиене 130 меңнән артык әти-әни ала. Ул 264 мең бала өчен бирелә.

Яңа ярдәм чаралары исемлегендә – гаилә түләве: ул 18 яшькә кадәрге яки көндезге бүлектә укыган 23 яшькә кадәрге ике яки аннан күбрәк бала тәрбияләүче һәм эшләүче ата-аналарга карала. Ул аз керемле гаиләләргә узган ел өчен түләнгән физик затлар кеременә салымның бер өлешен ел саен компенсацияләргә мөмкинлек бирәчәк. Аны әти белән әнинең икесе дә ала ала. Мөһим шарт – алимент буенча бурычлар, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителү яисә чикләү булмаска тиеш. Гаилә түләвенә гаризаны ел саен 1 июньнән 1 октябрьгә кадәр бирергә мөмкин. Республикада яшәүче 7,3 меңнән артык кеше бу хокуктан файдаланган да инде.

– Бу түләүгә 2025 елда җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан бер ярым тапкырдан – 23 673 сумнан артмаган, ә мөлкәте билгеләнгән нормативтан күп булмаган гаиләләр дәгъва итә ала, – диде Фәнил Вахитов.

Тагын бер яңалык: бала туу һәм тәрбияләнүгә бәйле күп балалы гаиләләргә айлык пособие билгеләү шартлары яхшырды.

– 2026 елдан федераль закон керемнәре яшәү минимумыннан 10 проценттан артмаган гаиләләргә түләүне рөхсәт итте, – дип аңлатты Фәнил Вахитов. – Элек кире кагылган карарларны яңадан карап чыктык.

Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенә халык арасында аңлату эше алып барырга кушты.

– Кешеләр аңласын һәм хезмәтләрне уңайлы алсын өчен мәгълүматларны актив җиткерергә кирәк, – дип йомгаклады төбәк җитәкчесе.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас