Барлык яңалыклар
Социаль мохит
24 гыйнвар , 16:00

Яңа балалар поликлиникасы 9 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк

Яңавылда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Яңавыл үзәк район дәваханәсенең балалар поликлиникасының яңа бинасында булды. Төбәк җитәкчесе дәвалау учреждениесенең мөмкинлекләре белән танышты һәм коллектив белән аралашты.

Яңа балалар поликлиникасы 9 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк
Яңа балалар поликлиникасы 9 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк

Гомум мәйданы 3,4 мең квадрат метр булган ике катлы корпусны сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү Президент программасы буенча төзегәннәр, аны «Дәвамлы һәм актив тормыш» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашыралар.

Элек поликлиника күпфатирлы йортның җайлаштырылган бинасында урнашкан булган, бу кечкенә пациентлар һәм персонал өчен уңайсызлыклар тудырган. Яңа бина хәвефсезлек һәм медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты буенча заманча таләпләргә җавап бирә. Поликлиника сменасына 150 кешегә исәпләнгән.

Яңавыл үзәк район дәваханәсе баш табибы Илгиз Хатыйпов медицина учреждениесе 9,2 мең балага хезмәт күрсәтә, дип сөйләде. Аларның сәламәтлеге турында 20 табиб һәм 42 урта звено белгече кайгырта.

Башкортстан Башлыгы балалар поликлиникасының заманча җиһазланган биналарын карады. Бинада берничә керү төркеме һәм лифт каралган. Эчке планировка тар профильле белгечләр, физиотерапия, массаж, утратавыш һәм рентгенологик тикшеренүләр кабинетларын, шулай ук лаборатория, ана һәм бала бүлмәсе һәм балалар уен зонасын үз эченә ала. Килүчеләргә кирәкле кабинетларны тиз табарга уңайлы навигация системасы ярдәм итә.

Радий Хәбиров яңа поликлиниканың функционалын һәм медперсоналның эш шартларын югары бәяләде. Учреждение белгечләре үз чиратында төбәк җитәкчесенә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүгә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерделәр.
Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.

Яңа балалар поликлиникасы 9 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк
Яңа балалар поликлиникасы 9 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас