Барлык яңалыклар
Социаль мохит
14 гыйнвар , 12:01

Пенсионерлар нәрсәгә өмет итә ала?

Узган ел пенсияләр берничә тапкыр индексацияләнде. Ә быел?..

Язгөл Сафина.
Фото: Язгөл Сафина.

Узган ел пенсияләр берничә тапкыр индексацияләнде. Иминият пенсияләре – 9,5 процентка, социаль пенсияләр 14,75 процентка артты. Шулай ук эшләүче пенсионерлар өчен индексацияне яңарттылар.

2026 елның 1 гыйнварыннан страховка пенсияләре 7,6 процентка индексацияләнде. Нәтиҗәдә картлык буенча иминият пенсияләренең уртача күләме 2 мең сумга диярлек арта, ягъни 27,1 мең сумга кадәр җитәчәк. Индексацияләү өчен кирәкле акчалар Социаль фонд бюджетында тулы күләмдә салынган, диләр илнең Хезмәт министрлыгында.

Пенсия коэффициентының бәясе ел саен үзгәрә. Былтыр ул 145,69 сум тәшкил итте. 2026 елның 1 гыйнварыннан бер пенсия коэффициентының бәясе 157 сумга якын булачак.

Моннан тыш 2026 елда 80 яшь тулучыларга һәм беренче төркем инвалидларга теркәлгән пенсиянең икеләтә өлеше түләнә. Аның бер күләме 2026 елда 9584,69 сум тәшкил итә.

Әйткәндәй, 1 апрельдән социаль пенсияләр 6,8 процентка артачак. 1 октябрьдән хәрби пенсияләр һәм элек көч структураларында эшләгәннәрнең пенсияләре индексацияләнәчәк.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас