Барлык яңалыклар
Социаль мохит
20 декабрь , 20:11

Борайларда рух уты бар әле

Бүгенге заманда чын, тугры дусны табуы авыр. Әмма алар бар..

Борайларда рух уты бар әле
Борайларда рух уты бар әле

Журналист буларак минем иң яраткан шөгыльләремнең берсе – командировкаларга йөрү. Авылда туып-үсеп, яшьтән чыгып киткәнгәме, мин авылны, анда яшәгән кешеләрне бик яратам. Гәзит-журналларга язылу вакыты җиткәч, без авылларга чыгып, 35 ел буе безнең тугры булган дусларыбыз белән очрашып, аларның хәл-әхвәлләрен белешеп, гәзит аша аларга тугрылыклары өчен рәхмәт әйтәбез. Бүгенге заманда чын, тугры дусны табуы авыр. Әмма алар бар..

Борай районы Чалкак авылында да шундый 28 дустыбыз бар. Кайчандыр .өрләп торган, 3 меңгә  якын кеше яшәгән вакытлары булган авылны башкаларның язмышы урап узмаган – бүген анда 500ләп кеше яши, шуның 300е – пенсионер. Яшьләр читкә йөреп эшли, авылда яшьләр бармак белән генә санарлык. Ни кызганыч, тирә-якта авыллар акрынлап кына сүнгәндә, Чалкакның да кояшы баюга баруга күңел әрни. Шунда яшәүчеләрнеке генә түгел, минеке дә...

Авыл хакимияте башлыгы Ришат Рәфил улы Нигамәтҗанов бу вазыйфада 10 ел хезмәт итә.

  • Авылда урта мәктәп, яңа ФАП, балалар бакчасы, мәдәният йорты, мәчет, СПК “Кызыл таң”, дүрт кибет бар, - дип бәян итте Ришат Рәфил улы. – Авыл халкы рухын сүндермәскә тырыша, бөтен бәйрәмнәрне дә үткәреп барабыз. Махсус хәрби операциягә гуманитар конвойлар җыюда катнашабыз, кем ничек булдыра ала, үз өлешен кертергә тырыша. ППМИ, “Бердәм Русия” партиясенең “Реаль эшләр” программасына кереп урамнарны төзекләндердек, трактор, аңа җиһазлар алдык. Зират бик куркыныч хәлдә иде, ППМИ программасы белән Чалкак авылы зиратын тәртипкә керттек. Авылның старостасы Тәлгать абый Гәрәевка бик рәхмәтлемен, ул халыкны туплап, бик зур эшләр башкарды һәм әле дә башкара. Почта бинасын ремонтладык, ике почтальонкабыз, бер почта начальнигы бар. Шулай тырышып, яшәп яткан булабыз.

“Авылның киләчәген балалар саны күрсәтә. Кайчандыр 2000 нче елларда 230 бала белем алган мәктәптә бүген 53 бала калган. Елына бер бала туа, тумаган еллар да бар”, - ди авыл хакимияте башлыгы.

Почта бинасына юлландык. Почта бүлеге җитәкчесе Ильмира Әгзам кызы Шәрәфиева, почтальонкалар Айгүзә Сәгәдиева, Альмира Хәбибрахманова безне ачык йөз белән каршы алдылар. Авыл халкы гәзит-журналларга языла, төрлесеннән алып укыйлар, диләр алар. “Өмет”не чыга башлаган көненнән бер дә калдырмый алдыручылар күп. Яхина Фәния Гатау кызы – шуларның берсе. Килене Ралия ханым да яңа йорт салып чыккач, беренче эше итеп яңа йортка “Өмет”не яздырган. 94 яшен тутырган Фәния апа гәзитне бүген дә күзлексез укый. Аның өе аллы-гөлле үзе бәйләгән матур кул эшләреннән күз явын алып тора.

  • Ралиябыз – безнең авылның алтын тавышы, бер спектакль дә ансыз уйналмый, - дип таныштырдылар Фәния апаның килене белән. Күп итеп казлар, бакча, гөлләр-чәчәкләр үстерә, “Өмет”кә дә языла, гәзит укырга да вакыты бар уңган хуҗабикәнең. “Мин гәзитне арткы битләреннән укый башлыйм, ирем белән сканворд чишәргә яратабыз. Икебезгә дә сканворд булсын дип “Акчарлак” гәзитенә дә язылдык”.

Лиюза Муллаян кызы Нигамәтҗанова да 1991 елда беренче тапкыр “Өмет”кә язылган һәм шуннан бирле гәзитебездән аерылганы юк. “Күршеләребез белән кулдан кулга йөретеп бергә укыйбыз”, - ди ул.

Нургалиева Фаягөл апа да олы яшьтә булуына карамастан гәзитне ике көндә укып чыгам да, яңасын көтә башлыйм, ди. “Бик якты күңелле, яхшы апалар, - диләр почтальонкалар алар турында. – Сезнең кул арты җиңел була дип подписканы гел алардан башлыйбыз”.

Авылның старостасы Тәлгать Мидхәт улы Гәрәев тормыш иптәше Әнүзә Әнвәр кызы белән 50 ел бергә тормыш итәләр, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсендә өченче курста белем алып йөрүче Тәлгать абый авылны төзекләндерү эшләрендә актив катнаша, мәчеткә дә йөри, безнең гәзитне дә укый. Бик ярдәмчел, туган яклары өчен янып-көеп яшәүче бу гаиләне авылда гына түгел, тирә-якта да бик хөрмәт итәләр.

  • Халыкка рәхмәт әйтәсе килә, зиратны җыештырганда бик бердәм катнашалар, - диде ул.

Менә шулай, тормыш мәгънәсен кешеләргә кирәк булып яшәүдә, игелекле эшләр кылуда күргән Гәрәевлар гаиләсе кечкенә шатлыкларга да сөенеп, башкарылган эштән күңел ләззәте алып, гаилә тынычлыгына, балаларының уңышларына сөенеп, оныклар шатлыгына күмелеп, тормыш йомгагын сүтәләр.
– Бәхет ул беркайчан да күктән төшми. Ул кешенең үз кулында. Һәркем бәхетен үзе таба. Үзең тапкан бәхет кадерле, диләр бит. Ә без, тәү чиратта, балаларыбыз белән бәхетлебез. Аларга кирәк булып яшәүдән көч алабыз, – ди алар.

Чалкак авылы биш участокка бүленә икән: Татар очы, Югары оч, Куян як, Әтәч як һәм Урталык. “Аек авыл” конкурсында катнашып район этабында икенче урынны да алганнар. Әмма авылда буш йортлар проблемасы кискен тора. Авыл үзе бар, йортлары да тора, әмма кешеләре юк. Кайсысы үлгән , кайсысы шәһәргә күченеп киткән. Авыл бетсә ил нишләр? Чалкактан шундый моңсу уйлар белән кайттык....

Борайларда рух уты бар әле
Борайларда рух уты бар әле
Борайларда рух уты бар әле
Борайларда рух уты бар әле
Борайларда рух уты бар әле
Борайларда рух уты бар әле
Автор: Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас