Барлык яңалыклар
Социаль мохит
12 декабрь , 09:23

2026 елдан гаилә түләве барлыкка киләчәк

Аңа кемнәр өмет итә ала?

Әлфия Шакирҗанова.
Фото: Әлфия Шакирҗанова.

2026 елдан Русиядә гаилә өчен салым түләве кертелә. Ил җитәкчесе Владимир Путин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә шул хакта телгә алды.

“Киләсе елдан ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чарасы – гаилә түләве кертелә. Аңа алдагы елда җан башына уртача керем төбәктә бер ярым яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр дәгъва итә алачак. Бу очракта эшләүче ата-ананың һәркайсы узган ел керемгә түләнгән салымның бер өлешен кире кайтара алачак. Алар өчен НДФЛның исәп-хисап ставкасы 6 процент тәшкил итәчәк, ә аңардан артыгы өчен түләнгәннәр гаиләгә кире кайтачак”, – дип аңлатты Президент.

Гаиләгә салым түләвен алу өчен 1 июньнән 1 октябрьгә кадәр тиешле гариза бирергә кирәк. Бу түләү гамәлдәге ярдәмнәргә өстәмә рәвештә кертелә. Гаиләләрнең башка түләүләр һәм ташламалар алу хокукы саклана. “Исегезгә төшерәм, бу процедура кешеләр өчен мөмкин кадәр гади һәм уңайлы булырга тиеш”, – дип кисәтте дәүләт башлыгы.

Гаилә салым түләве – ул балалары булган аз керемле гаиләләр өчен түләнгән НДФЛның бер өлешен кире кайтару. Түләү “Ике һәм аннан күбрәк баласы булган Русия Федерациясе гражданнарына еллык гаилә түләве турындагы” Федераль закон нигезендә 2026 елның 1 гыйнварыннан кертелә.

Түләү күләме түләнгән салымнар суммасына бәйле һәм һәр гаилә өчен индивидуаль булачак. Шулай ук гаиләнең яшәү төбәгенә дә бәйле булачак. Ил буенча уртача алганда, дүрт кешедән торган гаиләнең 2025 ел өчен гомум еллык кереме якынча 1,3 миллион сум күләмендә булганда мондый түләүне ала алачак, дип исәпләп чыгарган экспертлар.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас