Барлык яңалыклар
Социаль мохит
18 октябрь , 22:54

Әтиләр нинди ярдәмгә өмет итә ала?

Бүгенге көндә бала үстерү өчен шактый акча кирәк.

Автор фотосы.
Фото: Автор фотосы.

Русиядә октябрьнең өченче якшәмбесе – Әтиләр көне. Шул уңайдан балалы әтиләргә нинди ярдәм чаралары каралуын искә төшерү урынлы булыр.

Бүгенге көндә бала үстерү өчен шактый акча кирәк. Бу уңайдан ана капиталы сизелерлек ярдәм булып тора.

✅ 2022 елдан башлап, кайсыбер очракларда әтиләр дә ана капиталыннан файдалана ала. Мәсәлән, әгәр әти – баланы уллыкка яки кызлыкка алучы бердәнбер кеше булса; әгәр баланың әнисе бакыйлыкка күчкән булса яки үлгән дип танылса; әгәр әнисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителсә; әгәр анасы баланы дәваханәдә калдырса һәм аны уллыкка алуга яки суррогат ана булудан файдалануга ризалык бирсә.

✅ Шулай ук гаиләләр ипотеканы 450 мең сумга киметергә ярдәм итүче капитал ала ала. Ул 2019 елның 1 гыйнварыннан 2030 елның 31 декабренә кадәр өченче яки аннан соңгы балалары туган гаиләләр өчен карала.

Башкортстандагы әтиләр социаль ярдәмнең башка төрләренә дә исәп тота ала.

✅ Бала карау буенча ял һәм пособиене әти кеше дә рәсмиләштерә ала. Моның өчен эш бирүчегә бала карау буенча отпуск бирү һәм айлык пособие билгеләү турында ике гариза тапшырырга кирәк. Акча отпускның беренче көненнән бала яшь ярымга җиткәнчегә кадәр исәпләнә.

✅ Әгәр улы яки кызы авырып китсә, әти кеше түләүле больничный алырга мөмкин. Түләү күләме баланың яшенә бәйле: 7 яшькә кадәр – стажына карамастан, уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә; 8 яшьтән өлкәнрәк булса – стажга карап, авыруның беренче 10 көне уртача хезмәт хакының 60, 80 яки 100 проценты күләмендә түләнә. Аннан соң стационар дәвалау вакытында түләү кагыйдәләре саклана, амбулатор дәвалау вакытында уртача хезмәт хакының 50 процентын тәшкил итә.

✅ Бала чирләгәндә түләнә торган больничныйның бирелү вакыты да төрле: 7 яшькә кадәр – елына 60 көннән дә артык түгел, катлаулы авыру булганда – 90 көнгә кадәр; 7-15 яшь булса – елына 45 көнгә кадәр, рәттән 15 көннән артык түгел; инвалид бала караганда – елына 120 көнгә кадәр.

✅ Күп балалы әтиләр өчен хезмәт гарантияләре карала. Әти кеше бердәнбер туендыручы һәм гаиләдә өч яки аннан да күбрәк кечкенә бала булып, аларның берсе өч яшьтән кечерәк булса, эш бирүче андый ир-атны эштән чыгара алмый. Шулай ук күп балалы әти кече баласына 14 яшь тулганчы еллык түләүле отпускны үзенә уңайлы вакытта ала ала.

✅ Инвалид баланы сигез яшькә кадәр тәрбияләгән әтиләр, әгәр баланың әнисе вакытыннан алда пенсиягә чыкмаса, үзләре вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклы. Мондый әтиләр, страховка стажы 20 елдан да ким булмаса, 55 яшьтән картлык буенча пенсия ала башларга мөмкин.

Башка шартларны Русия Социаль фондының урындагы бүлегендә ачыкларга була.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас