Башкортстанда пенсионерлар күбрәк пенсия ала ала. Өстәмә түләү күләме хәзерге вакытта 2 226,93 сум тәшкил итә. Бу хакта Социаль фондның Башкортстан буенча бүлегендә хәбәр иттеләр.
Өстәмә түләү хокукы авыл хуҗалыгында ким дигәндә 30 ел эшләгән һәм пенсия билгеләнгән вакытта авыл җирендә яшәгән, бүгенге көндә эшләмәүче пенсионерларга карала.
“Авыл хуҗалыгында Русия Хөкүмәте тарафыннан расланган вазифаларда эшләүчеләргә өстәмә түләү хокукы бирелә. Исемлеккә 500дән артык һөнәр кертелгән, алар арасында агрономнар, тракторчылар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, машина белән сыер саву осталары, умартачылар бар. 1992 елның 1 гыйнварына кадәр колхозда, совхозда, крестьян хуҗалыгында яки авыл хуҗалыгында эшләү чоры, нинди генә белгечлек яки вазифа атамасына карамастан, авыл хуҗалыгындагы стажга кертелә”, – диләр ведомствода.
Югары пенсия алучы соңыннан шәһәргә күчсә дә, түләү күләме сакланачак. Эшкә чыккан очракта өстәмә түләү туктатылачак.
Пенсионерга югары пенсия алу өчен арттырылган түләүгә хокукны раслый торган документларны тапшырырга кирәк. Өстәмә гаризалар бирү таләп ителми, дип аңлаталар Социаль фондның Башкортстан буенча бүлегендә.