Бүген яшь хатын-кызлар хезмәт баскычы буйлап күтәрелүгә өстенлек биреп, әни булу вакытын артка чигерә. Күпләр моны башта бала өчен уңайлы шартлар тудыру мөһимлеге һәм моның өчен күп эшләргә кирәклеге белән аңлата. Әмма эшендә дә уңышларга ирешкән, гаиләсендә бәхетле хатын-кызлар турында мисаллар күп. Аскын районының Аскын авылында яшәүче Инзилә Галиеваны мисал итеп китерергә мөмкин. 37 яшьлек Инзилә бишенче тапкыр әни булырга әзерләнә. Шул ук вакытта аның 16 ел эш стажы да бар.
Колледжны тәмамлаганнан соң башлангыч класслар укытучысы булып эшләгән. Аннары университетны тәмамлап, башкорт теле укытучысы дипломын алганнан соң балалар бакчасында эшли башлаган. Инзиләгә бу да аз тоела һәм ул Мәшгульлек үзәгендә бушлай яңа белгечлеккә укып булганын белгәч, өстәмә белем алырга тәвәкәлли. Хәзер ул - дипломлы психолог.
Инзилә Галиева биш ел "Гаилә" Төньяк районара үзәк каршындагы Аскын районының гаилә хезмәтен җитәкли. Авыр тормыш хәлендәге гаиләләргә, МХОда катнашучылар гаиләләренә ярдәм һәм хәстәрлек күрсәтү аның бурычына керә.
"Гаилә өлкәсендә эшләүче белгечләргә ата-аналар белән дә, балалар белән дә әңгәмәне грамоталы итеп алып бара белү мөһим. Күпләр минеп күпбалалы ана булуымны белә, шуңа да миңа ышаналар", - ди Инзилә Рәүф кызы.
Чынлап та, авыл җирендә бөтен гаиләләр дә күз каршында һәм Галиевлар гаиләсе дә шулай. Районда аларны үрнәкле гаилә булудан тыш, югары квалификацияле белгеч буларак та беләләр һәм хөрмәт итәләр. Гаилә башлыгы Вадим Галиев "Башнефть-Добыча" предприятиесендә оператор булып эшли. Аны эшендә ышанычлы һәм уңган хезмәткәр буларак бәялиләр. Шундый күпкырлылык Галиевлар гаиләсенә уңышлар китерә - алар "Ел гаиләсе", "Авыл гаиләсе" һәм башка төбәк бәйгеләре җиңүчеләре.
Гаилә мәсьәләләре буенча зур тәҗрибәгә ия булган белгеч буларак Инзилә Рәүф кызы балалы хатын-кызларга эшләү файдага гына дип саный. "Көндәлек көнкүреш мәшәкатьләре рутинага әверелә, тормыш кызыксыз, бертөсле тоела башлый. Шуңа күрә мин кызларга эшләгез димен. Хатын-кызга югары үрләр яулау мотлак түгел, ләкин аңа җәмгыятьтә файдалы булу, социальләшү, башкаларга ярдәм күрсәтү мөһим. Җирле мәрхәмәтлелек оешмасы җитәкчесе буларак, районыбызның күпбалалы гаиләләре мәрхәмәтлелек эшләре белән шөгыльләнә, алар мохтаҗларга кием-салымнар, балалар әйберләре бирә, МХО зонасындагы сугышчыларыбызга ярдәм итәләр дип кыю әйтә алам. Кечкенә ярдәм дә, хәтта файдалы киңәш тә, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә ала",- ди Инзилә Рәүф кызы.
"Башинформ" буенча.