Барлык яңалыклар
Социаль мохит
13 август , 22:41

Сентябрьдән Русиядә уртача хезмәт хакын исәпләү тәртибе үзгәрә

Сентябрьдән Русиядә уртача хезмәт хакын исәпләү тәртибе үзгәрә
Сентябрьдән Русиядә уртача хезмәт хакын исәпләү тәртибе үзгәрә

Быел 1 сентябрьдән уртача хезмәт хакын санаганда премияләр генә түгел, хезмәткәргә бирелгән акчалата матди ярдәм дә исәпкә алыначак. Бу хакта Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов  хәбәр иткән.

«Үзгәрешләрнең берсе - уртача хезмәт хакын исәпләгәндә премияләрне генә түгел, акчалата матди ярдәмне дә кертү. Бу, әлбәттә, хезмәткәр өчен зур өстенлек», - диде ул.

1 сентябрьдән эштән киткәндә бирелә торган пособиене түләү өчен уртача хезмәт хакын исәпләүнең аерым кагыйдәсе кертелә: уртача көнлек хезмәт хакын айдагы уртача эш көннәренә тапкырлаячаклар. Эш вакытының гомумиләштерелгән исәбен алу өчен эштән киткәндә бирелә торган пособие өчен уртача хезмәт хакы тагын түбәндәгечә исәпләнәчәк:

бер сәгатькә түләнгән уртача хезмәт хакын айдагы уртача эш сәгатьләре санына тапкырлаячаклар.

Калган очракларда исәпләү кагыйдәләре үзгәрмәячәк, дип сүзен төгәлләде Нилов.

Уртача хезмәт хакын исәпләүнең яңа кагыйдәләре 2031 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. Тулырак: 

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас