Русия Хезмәт министрлыгы 2026 елга хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 27093 сум дәрәҗәсендә билгеләргә тәкъдим итә.
Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 2026 елда 20,7 процентка артачак һәм 2 093 сум тәшкил итәчәк. Тиешле закон проекты җәмәгать фикер алышуы өчен regulation.gov.ru порталында (норматив хокукый актлар проектлары ) урнаштырылган.
Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында "Федераль законның 1нче маддәсенә үзгәреш кертү хакында" закон проекты буенча иҗтимагый фикер алышу 4 августка кадәр дәвам итәчәк.
Башкортстанда хезмәт өчен түләүнең минималь күләменә төбәктә билгеләнгән урал коэффициенты да өстәлә.