Русиядә 1 июльдән банкларның яңа төр продукты – социаль ярдәм чаралары алучылар өчен билгеләнгән социаль счетлар һәм социаль вкладлар гамәлгә кертелде. Бу әлеге төр категориягә керүчеләргә югары процент ставкасы буенча керем алу мөмкинлеге бирәчәк.
Хөкүмәт каршындагы Финанс университеты белгече Жанна Ивановская әйтүенчә, яңа счетлар һәм вкладларны Хөкүмәт раслаган социаль ярдәм алучылар исемлегенә кертелгәннәр генә ача алачак.Әлеге исәптәге бер айдан алып бер елга кадәрге вкладларга гамәлдә булып килгән иң югары ставка буенча процентлар исәпләнәчәк.
Эксперт сүзләренчә, бер кеше күп дигәндә бер генә социаль счет һәм социаль вклад ача ала. Вклад күләме 50 000 сумнан артмаска тиеш, һәм ул бер елга (автомат рәвештә тагын бер елга озайту шарты белән) ачыла. Акчаны сумнарда гына салырга мөмкин булачак. Шул ук вакытта белгеч бары тик Дәүләт хезмәтләре порталы (электрон имзага ия булганда) аша гына килешүне рәсмиләштереп булуын әйткән. Беренче вакытларда фәкать зур банклар гына социаль вклад тәкъдим итә алачак. Ә инде 2027 елның 1 гыйнварыннан вкладларны иминиятләштерү системасына керүче барлык кредит оешмалары моңа җәлеп ителәчәк.
Гүзәл Гаянова.