Барлык яңалыклар
Социаль мохит
10 июль , 10:15

Пенсиягә өстәмәне 70тә үк түләрләрме?

Дәүләт Думасында пенсиягә өстәмәне 10 елга иртәрәк – 70 яшьтән – түли башлау турындагы закон проекты әзерләнгән.

Әлфия Шакирҗанова.
Әлфия Шакирҗанова.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе Ярослав Нилов илдә пенсиягә өстәмәне 80 яшьтән түгел, ә 70тә түли башлау турындагы закон проектының әзерләнүе турында белдерде. Бу турыдагы документ РФ Хөкүмәтенә җибәрелгән.

Әлеге инициатива картлык буенча страховка пенсиясенең беркетелгән өлешен, яшькә карап, яңача арттыруны тәкъдим итә: 70 яшькә җиткәннәргә – 100%, 80 яшьтәгеләргә һәм 1нче төркем инвалидларга – 200%, 90 яшьтәгеләргә – 300%.

Депутат 80 яшьтән соң пенсиягә өстәмә алу хокукыннан барлык пенсионерлар да файдалана алмый кала, ди. Чөнки, аның әйтүенчә, Русиядә ирләрнең – 24,6%, хатын-кызларның 54% гына 80гә җиткәнче яши.

 Депутат бик дөрес сөйли, хөкүмәт нәрсә дияр бит...

Гүзәл Гаянова.

Читайте нас