Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ятим балаларга түләүләрне арттыру турындагы законга кул куйды. Аны июнь анда БР Дәүләт Җыелышы депутатлары кабул иткән иде.
Түләүләр күләме 16,6 процентка арта. Шулай итеп, опекуннарга яки попечительләргә 3 яшькә кадәрге баланы караган өчен түләү аена – 10855 сум, 3 яшьтән өлкәнрәкләр өчен 10439 сум тәшкил итәчәк.
3 яшькә кадәрге инвалид яки мөмкинлекләре чикләнгән баланы караган өчен түләү аена – 13027 сум, өлкәнрәкләр өчен 12526 сум булачак.
Арттырылган пособие 1 июньнән исәпләнә башлаячак. Әлеге түләүләр өчен бу елга бюджетта 87 миллион сум каралган.
Хезмәт министрлыгы мәгълүматы буенча, бүген Башкортстанда 9681 бала ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган дип санала. Аларның 94 проценты диярлек гаиләләргә урнаштырылган.