Сирень өзгән өчен төрмәгә утыртырга яки 80-500 мең сум штраф салырга мөмкиннәр.
Русия кануннары буенча, паркларда һәм урамнарда агач һәм куаклар шәһәр милке булып тора, шуңа күрә аларга зарар китергән өчен җәза каралган.
Әйтик, чәчәкләрне өзсәң яки табыш алу нияте белән казып алсаң, зыян 2500 сумнан артык булса, бу гамәл "Урлау" маддәсе буенча квалификацияләнәчәк. Димәк, хокук бозучыга 80 мең сумга кадәр штраф, 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, шулай ук ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Әгәр дә сирень алама ният белән өзелгән булса, бу хокук бозучыга мең сумга кадәр штраф һәм 15 тәүлеккә кадәр кулга алу каралган. Агачның ни кадәр мөшкел хәлгә калуына карап, законсыз агач кисү маддәсенә туры килергә мөмкин. Аның буенча инде 500 мең сумга кадәр штраф һәм 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр каралган.
Чыганак: mk. ru
Фото: Ясалма интеллект ярдәмендә эшләнде.