Барлык яңалыклар
Социаль мохит
19 апрель , 14:25

Радий Хәбиров Кырмыскалыдагы яңа балалар поликлиникасында булды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кармаскалы районына эш сәфәре вакытында, 2024 елның апрелендә «Сәламәтлек саклау» милли проекты (2025 елдан – «Озын һәм актив тормыш»милли проекты) кысаларында ачылган Кырмыскалы үзәк район хастаханәсенең балалар поликлиникасын карап чыкты.

Радий Хәбиров Кырмыскалыдагы яңа балалар поликлиникасында булды
Радий Хәбиров Кырмыскалыдагы яңа балалар поликлиникасында булды

Яңа медицина учреждениесе сменасына 600 пациент кабул итүгә исәпләнгән. Биредә 10 меңнән артык бала медицина ярдәме ала. Поликлиникада участок педиатрлары, балалар хирургы, стоматологлар, эндоскопист, невролог, офтальмолог, оториноларинголог, акушер-гинеколог, шулай ук функциональ диагностика табиблары кабул итә.

Дәвалау учреждениесен заманча эксперт класслы җиһазлар – УЗИ аппаратлары, эхокардиограф, ЛОР-комбайн, видеоэндоскопик комплекс, эндоскопик кресло, ректоскоп белән җиһазлаганнар. Проектның гомуми бәясе 680 миллионнан сумнан артып киткән, шуның 240 млн сумы җиһазландыруга юнәлдерелде.

Радий Хәбиров поликлиника кабинетларын карап чыкты һәм табиблар белән аралашты. Республика Башлыгы район халкының сәламәтлеген яхшырту өчен учреждение докторлары һәм персоналы эшенең мөһимлеген билгеләп үтте. Белгечләр, үз чиратында, республика җитәкчесенә уңайлы шартларда һәм заманча җиһазларда эшли алулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында Радий Фәрит улы билгеләп үткәнчә, хакимият башлыклары торак пунктларга белгечләр җәлеп итү мәсьәләсе буенча актив эшләгән муниципалитетларда сәламәтлек саклау учреждениеләрен профессиональ кадрлар белән уңышлы комплектлыйлар.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде. 

Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.

 

Радий Хәбиров Кырмыскалыдагы яңа балалар поликлиникасында булды
Радий Хәбиров Кырмыскалыдагы яңа балалар поликлиникасында булды
Автор:
Читайте нас