Уңышлылык эстафетасы кысаларында 7 мартта «Инвалидлыклары булган кешеләрне хезмәт эшчәнлегенә яраклаштыру» темасына опен-ток узачак.
Чарада инклюзив эшкә урнашу үзенчәлекләре, инвалид кешенең яңа эш урынында җайлашу ничек бара һәм аңа бу эштә нинди технологияләр ярдәм итә – шул хакта сөйләнеләчәк. Спикерлар ролендә инвалидлыкның төрле төрләре булган кешеләр, шулай ук коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешма вәкилләре чыгыш ясаячак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, инвалид яшьләр һәм аларның гаиләләре өчен «Уңышлылык эстафетасы» федераль социаль программасы Стратегик инициативалар агентлыгы, Башкортостан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы ярдәмендә «Барьерларны җимереп» социаль технологияләр үзәге тарафыннан үткәрелә.