Социаль мохит
15 февраль 2025, 03:36

Пенсионерлар өчен капиталь ремонт ни хак?

«Аңлатабыз.РФ» порталы белгечләре җавап бирә.

Пенсионерлар өчен капиталь ремонт ни хак?Пенсионерлар өчен капиталь ремонт ни хак?
Пенсионерлар өчен капиталь ремонт ни хак?

— Өлкәннәрнең күпфатирлы йортка капиталь ремонт өчен түләгәндә ташлама алу хокукы бар.

Торакның норматив мәйданы чикләрендәге кертемнең 50 процентын каплау өчен 70 яшькә җиткән ялгыз яшәүче эшләмәүче милекчеләр, шулай ук эшләмәүче пенсионерлар, пенсионерлар һәм I яки II төркем инвалидлар белән бергә яшәүче 70 яшьтән өлкәнрәк эшләмәүче милекчеләр мөрәҗәгать итә ала.

Әгәр дә алда язып үткән төр категория гражданнарга 80 яшь тулса, капремонт өчен 100 процент компенсация алырга мөмкин.

Игътибар итегез, ташлама нормативка гына кагыла, калган торак мәйданыннан капиталь ремонт өчен түләү гадәттәгечә исәпләнәчәк.

Башкортстанда бу норматив:

— Өлкән яшьтәге кеше ялгыз яшәсә, гомуми торак мәйданы 3 33 кв. м.;

— Әгәр пенсионер гаиләнең бер әгъзасы белән бергә яшәсә, бер кешегә 3 21 кв. м гомуми торак мәйданы;

— Әгәр пенсионер ике һәм аннан да күбрәк гаилә әгъзасы белән яшәсә, бер кешегә 3 18 кв.м гомуми торак мәйданы туры килә.

Компенсация республика территориясендәге күпфатирлы йортта бер генә торак урынга бирелә. Әгәр кешенең соңгы өч елда барлыкка килгән һәм суд акты белән расланган, түләнмәгән бурычы булса, компенсация бирелми.

«Республика Башкортостан» сайты буенча әзерләнде.

Фото: «Башинформ».

Пенсионерлар өчен капиталь ремонт ни хак?
Пенсионерлар өчен капиталь ремонт ни хак?
Автор:
Читайте нас