Социаль мохит
14 февраль 2025, 04:16

Ике пенсия алучыларның пенсиясе ничек арта?

Ике пенсия алучыларга күпме өстәмә акча (надбавка) түләнергә тиешлеген аңлаттылар. 

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Башкортстанда яшәүчеләргә ике пенсия алучы кешеләргә күпме өстәмә акча (надбавка) түләнергә тиешлеген аңлаттылар.

“Өстәмә түләү пенсияләрнең берсенә генә исәпләнә”, – диләр Русия Социаль фондында.

Гражданнарның кайсыбер категорияләре, мәсәлән, элеккеге хәрби хезмәткәрләр ике пенсия алырга мөмкин. Әгәр ике пенсия дә дәүләтнеке булса, өстәмә бу пенсияләрнең берсенә исәпләнә. Әгәр пенсия дәүләт һәм страховка өлешләреннән торса, өстәмә түләү страховка пенсиясенә бара.

80 яше тулган пенсионерларны  караган өчен түләүгә дә өстәмә акча билгеләнә. Түләү суммасы ай саен 1314 сум тәшкил итә.

2025 елның 1 гыйнварыннан Социаль фонд пенсионерны караган өчен пенсиягә өстәмә түләүләрне гаризасыз рәсмиләштерә. Мондый пенсионерны караган кеше турында мәгълүмат бирү кирәкми. Өстәмә түләүләр ел саен, пенсияләр белән бер үк вакытта, шул ук срокларда һәм шул ук тәртиптә индексацияләнә.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас