Социаль мохит
11 февраль 2025, 17:07

Зәңгәр ягулык килә

Соңгы 5 елда Башкортстанда зәңгәр ягулык кулланучылар саны 100 меңгә арткан.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Соңгы биш елда Башкортстанда зәңгәр ягулык кулланучылар саны 100 меңгә арткан. Газга тоташтырылган йортлар һәм фатирлар саны 1,5 миллионга җиткән, ә төбәкнең газлаштыру дәрәҗәсе 87,3 процент тәшкил иткән. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә “Газпром межрегионгаз Уфа” җәмгыяте генераль директоры Альберт Локманов хәбәр итте.

Башкортстан төбәкне газ белән тәэмин итүне һәм газлаштыруны үстерү программасын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Ул 2020 елда расланган иде. Ул республикада өстәмә рәвештә 181 торак пунктны газлаштыру өчен 2 мең чакрымнан артык газүткәргечләр төзүне күздә тота. Бу 26 мең йортны газлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

2024 елда гына 33 поселокара һәм поселок эчендә 44 газүткәргеч төзелгән. 18 районда һәм 1 шәһәрдә 66 торак пунктка газ килгән. 13,3 мең йортны газлаштыру мөмкинлеге тудырылган, шуларның 2,3 меңе газга тоташтырылган. 10 районда тагын 31 авыл тоташтыруга әзер.

Башкортстан Русия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча гамәлгә ашырылучы социаль газлаштыру программасын тормышка ашыру буенча илнең иң эре төбәкләре арасында беренче урында тора. Исегезгә төшерәбез: 2021 елда дәүләт башлыгы элек газлаштырылган торак пунктларда йорт биләмәләре чикләренә кадәр бушлай газ кертүне күздә тоткан канунга кул куйган иде. Башкортстанда бу программа буенча 57,4 мең йортка зәңгәр ягулык килгән дә инде.

– Без газга тоташтыруга барлыгы 70 меңнән артык гариза алдык. Газ бүлү челтәрләрен 65 мең йорт биләмәсе чигенә кадәр җиткердек, – диде Альберт Локманов. – 2 219 торак пунктта 73,5 меңнән артык йортка газ кертүнең техник мөмкинлеген тәэмин иттек.

Владимир Путин үзенең Федераль Җыелышка Юлламасында бу программаны газлаштырылган торак пунктлар чикләрендә урнашкан бакча ширкәтләрендәге торак йортлар өчен дә кулланырга кушты.

Альберт Локманов әйтүенчә, Башкортстанны газ белән тәэмин итүне үстерү программаларын гамәлгә ашыруда республика тарафыннан газлаштыруга сертификатлар зур ярдәм булган. Әлеге ярдәм чарасыннан Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре инвалидлары, аз керемле инвалидлар, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр, аз керемле күпбалалы гаиләләр, шулай ук МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары файдалана ала.

– Без 10,5 мең сертификат кабул иттек, 10 меңнән артык йортны газга тоташтырдык инде, – дип өстәде Альберт Локманов.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас