Бу каһвә һәм уеннар яратучылар өчен чара гына булмады! Ә катнашучылар дедукция күнекмәләрен кулланган һәм катлаулы стратегияләр төзегән чын психологик көрәш иде.
«Мафия» уены башлангач, «Юнион» каһвәханәсенең тыныч атмосферасы киеренкелек һәм интрига белән алышынды. Тыныч халык һәм мафиози ролен башкаручы катнашучылар катлаулы акыл уенын уйнарга тотындылар. Уенда һәр сүз һәм гамәл хәлиткеч булалды.
Уен барышын күзәтеп, уенчылар кулланган төрле стратегияләрне күрергә мөмкин булды. Кемдер барысын да үзенең гаепсез булуына ышандырырга тырышты, кемдер, киресенчә, башкалардан шикләнергә котыртты, ә кемдер, уңайлы мизгелне көтеп, сүзсез генә күзәтеп торды.
— «Мафиядә иң мөһиме – кешеләрне «укый белү», — дип уртаклашты тәҗрибәле уенчыларның берсе һәм уенны алып баручы Линар Кадыйров. — Вак-төяккә, мимикага, ишарәләргә игътибар итү мөһим. Болар барысы да кешенең чын ниятен фаш итә ала.
Ә икенче катнашучы исә болай дип өстәде: «бу уенда даими рәвештә карарлар кабул итәргә туры килә, һәм уен партиясенең нәтиҗәсе һәр карардан гыйбарәт. Бу бик мавыктыргыч чара». «Каһвә мафиясе» күрсәткәнчә, «Мафия» – ул күңел ачу гына түгел, ә логик фикерләүне, коммуникатив күнекмәләрне һәм кешеләрне аңлый белүне үстерә торган уен. Оештыручылар киләчәктә дә мондый чараларны үткәрергә планлаштыралар.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: «Йәшлек» яшьләр йорты тәкъдим итте.