Барлык яңалыклар
10
Социаль мохит
31 гыйнвар , 13:15

“Туганыма пенсия коэффициентымны бүләк итә аламмы?”

"Өмет" укучы сорау бирә.

“Туганыма пенсия коэффициентымны бүләк итә аламмы?”
“Туганыма пенсия коэффициентымны бүләк итә аламмы?”

     Юк. Индивидуаль пенсия коэффициентын башка кешегә, шул исәптә туганнарга да, тапшырып булмый.

   2025 елда картлык буенча иминият пенсиясенә чыгу өчен:

 - 15 елдан башлап иминият стажы;

 - пенсия коэффициенты кимендә 30 булырга тиеш.

   Әгәр сезнең эшләмәүче якыныгызга аның шәхси пенсия коэффициентын  арттырырга кирәк икән, аның булачак пенсиясенә ирекле иминият взносларын кертергә мөмкин. Моның өчен “Дәүләт хезмәтләре” порталында гариза бирергә яки Социаль фондның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

  Исегезгә төшерәбез, пенсия күләме турыдан-туры пенсия коэффициентының зурлыгына бәйле.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: