Барлык яңалыклар
Социаль мохит
24 гыйнвар , 16:19

Республика - мактаулы ун төбәк арасында

Абруйлы яшәү сыйфаты  рейтингы 2021 елдан алып ел саен төзелә.

Республика  -  мактаулы ун төбәк арасында
Республика - мактаулы ун төбәк арасында

Башкортстан ышанычлы рәвештә яшәү сыйфаты буенча АСИ (Стратегик инициативалар агентлыгы) рейтингы шкаласы буенча өскә үрли. 2021 ел йомгаклары буенча республикабыз әлеге исемлектә 40-нчы урынны алса, 2022 елда 25 урынга менгән, 2023 елда беренче тапкыр илнең иң яхшы 20 төбәге арасына кергән. Һәм менә 2024 ел йомгакларына ярашлы, яшәү сыйфаты буенча илнең иң яхшы 10 төбәге арасына кергәнбез. Республика җитәкчесе Радий Хэбиров бу хакта ВК социаль челтәрендәге сәхифәсендә язып чыкты. "Бу бик яхшы динамика. Чорыбызның катлаулы булуына карамастан, без адымлап проблемаларыбызны чишә барабыз. Иң мөһиме, арытаба нинди юнәлеш буенча барачагыбызны беләбез", - дип язган Радий Хәбиров.
Әйтергә кирәк, Русия субъектларының ел саен игълан ителүче рейтингы нәтиҗәләре турында кичә Стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) генераль директоры Светлана Чупшева Русия президенты Владимир Путинга җиткерде.
Светлана Чупшева белдерүенчә, гражданнар сораштыруларына, статистика һәм геоаналитика мәгълүматларына ярашлы, яшәү сыйфаты яхшы булган төбәкләр: Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан Республикасы, Төмән өлкәсе, Ханты-Манси автоном округы, Мәскәү, Сахалин, Тула, Нижегород өлкәләре һәм Башкортстан Республикасы.
*****
РФ Хөкүмәте каршындагы Финанслар университетының Уфа филиалы финанслар һәм кредит кафедрасы доценты, икътисад фәннәре кандидаты Барлыбаев Азамат Әдигамович бу хакта үз фикерен белдерде. "Рейтингта төбәк статистика күрсәткечләре, социологик сораштырулар нәтиҗәләре һәм геоаналитика кораллары ярдәмендә җыелган күрсәткечләр бар. Ул төбәктәге яшәү мохите сыйфатына комплекслы карарга мөмкинлек бирә. һәм рейтинг нәтиҗәләрен анализлау буенча бөтен ил буенча тиражлау өчен иң яхшы тәҗрибәләргә ия булган төбәкләрне ачыкларга мөмкинлек бирә. Республиканың илнең яшәү сыйфаты буенча беренче ун төбәге арасына керүе, һичшиксез, бик яхшы күрсәткеч", - диде Азамат Әдигам улы.

Социология фәннәре кандидаты, доцент, УУНиТның социология һәм яшьләр белән эшләү кафедрасы мөдире Андрей Гайфуллин шулай ук рейтинг турында фикер белдереп: "Әлеге рейтингта иң мөһиме - аңарда халыкның иҗтимагый фикере исәпкә алынуы. Ягъни социологик сораштырулар нәтиҗәсе - ул төбәктә яшәүчеләрнең яңа нәрсәләр турында үз фикерләрен әйтә алу мөмкинлекләре", -дип билгеләде.

Исегезгә төшерәбез: АСИ яшәү сыйфаты абруйлы рейтингы 2021 елдан алып ел саен төзелә. Рейтингта кеше һәм гаилә өчен мөһим булган факторлар искә алына. Алар: торакка, эшкә урнашуга, медицина, экология хәвефсезлеге, үз мөмкинлекләреңне тормышка ашыру. Барлыгы 140 күрсәткеч буенча 10 юнәлеш бәяләнә. Юнәлешләрнең һәркайсы гражданнарда сораштыру үткәрү (быел 400 меңләп респондент сорауга җавап биргән), статистика һәм геоаналитика мәгълүматлары ярдәмендә бәяләнә.


Фото:сайт АСИ

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: