Февральдә социаль түләүләрне фактик инфляция дәрәҗәсенә кадәр 9,5% күтәрәчәкләр. 2025 елда социаль түләүләрне индексацияләү турында Президентка Русия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков хәбәр итте.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 2025 елның гыйнварыннан страховка пенсияләре 7,3%ка арткан. Президент түләүләрне фактик инфляция дәрәҗәсенә кадәр арттыруны тәэмин итәргә кушты, ул 2024 ел нәтиҗәләре буенча 9,5% тәшкил итте.
Февральдә арттырылган түләүләрне барлык 39 млн пенсионер да алачак. Шулай ук аларга гыйнвар өчен өстәмә түләү күчереләчәк.
1 февральдән 40тан артык социаль пособие, компенсация һәм түләүләр 9,5%ка артачак. Инвалид һәм балачактан I төркем инвалид балаларны карау буенча түләүләр, ана капиталы, Советлар Союзы Геройларына һәм Русия Геройларына, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, радиациядән зыян күрүчеләргә һәм инвалид гражданнарга айлык акчалата түләүләр арта дигән сүз.
2025 елда ана капиталы 912 мең сум тәшкил итәчәк. 1 февральдән беренче бала туганда бирелә торган сертификат 690 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк, икенчесе туганда тагын 222 мең сум түләнәчәк. Әгәр гаилә беренче балага сертификат алмаса, икенчесе туганда ул 912 мең сум алачак.
Әгәр ата-аналарда ана капиталының социаль фондта тотынылмаган өлеше калган икән, ул акчалар шулай ук индексацияләнәчәк.
Яшәү минимумы ил буенча уртача 14,8%ка артты. Нәтиҗәдә аның белән бәйле барлык пособиеләр дә арта. Мәсәлән, бердәм пособие, пенсияләргә социаль өстәмә түләүләр, өч яшькә кадәрге балаларга ана капиталы акчасыннан түләүләр.
Башкортстанда 2025 елның 1 гыйнварыннан җан башына яшәү минимумы 15 782 сум тәшкил итте. Бу узган ел белән чагыштырганда 2029 сумга яки 14,7%ка югарырак.
Чыганак: bashinform.ru