Барлык яңалыклар
10
Социаль мохит
23 гыйнвар , 12:19

Кушнаренколылар игътибарына!

Халык өчен бик яхшы яңалык бу, миңа калса. 

bashenc.online.ru
Фото:bashenc.online.ru

Кушнаренкога яңа автобус маршрутлары ачканнар. Бу хакта "Башавтотранс" хәбәр итте. Даими рәвештә пассажирлар йөртү 22 гыйнвардан эшли башлады. Кушнаренко – 10 мең кеше яшәгән Башкортстанның иң зур район үзәкләренең берсе, дип билгеләп үтте ташучы. Ике автобус маршруты эшли:

1нче санлы маршрут –  "Кушнаренко Тау микрорайоны – Кушнаренко"  һәм 2нче санлы маршрут –  "Кушнаренко — Подстанция  микрорайоны – Кушнаренко"

Бу маршрутлар авылның төп урамнарын тоташтырачак, шулай ук халыкка күптән түгел ачылган поликлиникага (“Яңа поликлиника” тукталышы) барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк.

Автобуслар эш көннәрендә эш көне кысаларында йөриячәк.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: