Барлык яңалыклар
Социаль мохит
21 гыйнвар , 11:50

Быел яшь буенча беркем дә пенсиягә чыкмый

Шулай да була икән.

mk.ru
mk.ru

2025 елда русиялеләр картлык буенча пенсиягә чыга алмаячак. Бу хакта икътисадчы Марина Солодовникова хәбәр итте.

Алай да, эксперт әйтүенчә, 2025 елда вакытыннан алда страховка пенсиясенә, инвалидлык, туендыручысын югалту, дәүләт тәэмин итүе буенча пенсия алырга хокуклары булганнар хаклы ялга чыга алачак.

Исегезгә төшерәбез: 2024 елда картлык буенча пенсиягә 1966 елда туган хатын-кызлар һәм 1961 елгы ир-атлар чыкты. Алар  58 яшь һәм 63 яшьтә пенсия ала башлады. 1967 елгы хатын-кызлар һәм 1962 елгы ир-атлар өчен пенсиягә чыгу вакыты 2026 елда гына җитәчәк, дип аңлата эксперт.

Бу 2019 елда Русиядә башланган пенсия реформасына бәйле. 2028 ел ахырына кадәр күчеш чоры бара. Страховка буенча пенсиягә чыгу өчен яшь һәм таләпләр акрынлап арта.

2022 елга кадәр махсус ташлама каралды: пенсияләр яңа пенсия яшеннән ярты елга иртәрәк билгеләнде. 2022 елдан соң пенсия яше ярты елга түгел, ә бер елга арта. Шуңа күрә күчеш чорында русиялеләрнең берсе дә яшь буенча пенсиягә чыкмый торган аралар барлыкка килә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: