Барлык яңалыклар
10
Социаль мохит
30 декабрь 2024, 22:21

Яңа елда теләкләр тормышка аша!

Радий Хәбиров «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашучы балаларның хыялларын тормышка ашырды.

Яңа елда теләкләр тормышка аша!
Яңа елда теләкләр тормышка аша!

Радий Хәбиров «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашучы балаларның хыялларын тормышка ашырды.

 

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Теләкләр чыршысы» бөтенрусия акциясендә катнашучылар Айзилә Ишморатова, Камил Хәйретдинов, Зарина Әсфаганова, Михаил Долматов, шулай ук ЛХРның Красный Луч шәһәреннән Кира Собачконың хыялларын тормышка ашырды һәм аларга бүләкләр тапшырды.

Ә Стәрлетамак егете Матвей Галиуллин Яңа ел каникулларыннан соң машинист ролендә булу хыялын тормышка ашыра алачак.

Әлеге хәйрия проектының максаты - ятим балаларның, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның һәм аз керемле гаиләләрдәге балаларның, шулай ук СВОда катнашучы балаларның Яңа ел хыялларын тормышка ашыру.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: