Барлык яңалыклар
10
Социаль мохит
27 декабрь 2024, 11:11

Республика приютларындагы балаларга тәүге кесә акчалары бирелде

Анда тәрбияләнгән балалар өчен бу бик мөһим.

Ленара Иванованың социаль челтәрләреннән.
Фото:Ленара Иванованың социаль челтәрләреннән.

Республикада балалар приютларында тәрбияләнүче 432 бала тәүге кесә акчаларын алды. Бу хакта гаилә, хезмәт һәм социль яклау министры Ленара Иванова белдерде.

“Гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәкләрендә тәрбияләнүчеләребез дә, өйдә үсеп килүче яшьтәшләре кебек үк кибетләрдә нәрсәдер сатып  яисә хыялында йөрткән берәр әйбергә акча җыя ала... 7 яшьтән балаларга  яшьләренә карап ай саен 700дән 1000 сумга кадәр билгеле бер сумма акча бирелә, алар аны үз карамагында тотына ала: буфетта төшке аштан башка берәр ризык сатып ала, я булмаса маркетплейсларда ошаган берәр киемгә заказ ясый ала”, – дип сөйләде министр.  

Ленара Иванова сүзләренчә, кесә акчалары бу әле  социализация, финанс грамоталылыгы гына дигән сүз түгел, бу әле тәрбия турында да.

Төбәк хезмәте башлыгы шулай ук “Алые паруса” үзәгендә тәрбияләнүчеләр МХО сугышчыларына ярдәм акциясендә катнашырга теләүләре һәм маскировка челтәрләрен үрү өчен материал сатып алуга үз кесә акчаларының бер өлешен тапшырулары турында өстәде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: