Барлык яңалыклар
10
Социаль мохит
12 декабрь 2024, 13:40

Башкортстан хөкүмәте махсус торак программасын формалаштырачак

Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Андрей Назаров бүген республика Дәүләт Җыены утырышындагы үз чыгышында билгеләп үткәнчә, гражданнарыбызның өстенлекле категорияләренең торак шартларын яхшырту мөһим.

Башкортстан хөкүмәте махсус торак программасын формалаштырачак
Башкортстан хөкүмәте махсус торак программасын формалаштырачак

"Моның өчен махсус торак программасын формалаштырачакбыз. Ул безнең илдә иң яхшысы, дип танылган торак саклау буенча уникаль практикабызга таяна. Анда 6 меңгә якын гаилә катнашты. Аңа яшь һәм күпбалалы гаиләләргә, медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга юнәлдерелгән ярдәмче программаларны кертәбез. Бу кыска вакыт эчендә отышлы шартларда торак сатып алу мөмкинлеге бирәчәк», – диде Андрей Назаров.

 

"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: "Башинформ", Олег Яровиков.

Башкортстан хөкүмәте махсус торак программасын формалаштырачак
Башкортстан хөкүмәте махсус торак программасын формалаштырачак
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: