Башкортстанда 2025 елның гыйнварыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга түләүле һәм түләүсез ярдәм күрсәтүче оешмаларның бердәм реестры булдырылачак. Бу хакта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга иртә ярдәм оештыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлдә БР сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Саубанова хәбәр итте.
Әлеге реестрда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга медицина, белем бирү һәм башка хезмәтләр күрсәтүче, шулай ук балалар тәрбияләнә торган гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтүче коммерцияле һәм коммерцияле булмаган үзәкләрнең мәгълүматлары күрсәтеләчәк.
"Иң элек барысының да бердәм команда булып эшләве һәм һәр этапта балаларны озата баруы мөһим. Әни кеше ярдәм барлыгын, үзенең ялгыз түгеллеген, аңа ярдәм итә алуларын аңласын өчен”, – дип билгеләде Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина.
Чыганак: bashinform.ru