Җимерделәр дә төзеделәр түгел.
2024 елда «Башкортстан ишегаллары» программасы буенча 33 муниципалитетта 143 территория төзекләндерелде. Шул рәвешле, 77 мең кеше яши торган 213 күп фатирлы йортны колачлау мөмкин булды.
Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров видеоконференция режимында уздырган атналык оператив киңәшмәдә республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Ирина Голованова хәбәр итте. 2024 елда «Башкортстан ишегаллары» программасы бюджеты, муниципалитетлар ягыннан финанслауны исәпкә алып, 1 млрд сумнан артык тәшкил итте.
Шунысы мөһим: ишегалларын проектлаганда аларның тарихи өлешен саклап калырга, планировка һәм архитектура карарларының югары сыйфатын тәэмин итәргә, халык төркемнәренең аерым мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тырышалар.
Ирина Голованова билгеләп үткәнчә, программаны гамәлгә ашыруның алты елында 1 469 ишегалды төзекләндерелгән. Алар территориясендә 2 442 күп фатирлы йорт урнашкан, аларда 879 мең кеше яши. 2025 елга планнарда – 98 ишегалды территориясен төзекләндерү, ә программада катнашучылар санын 33 тән 40 муниципалитетка кадәр арттыру.